Бөтен Рәсәй күләмендә уздырылучы VI балалар һәм яшьләр матбугаты фестивале узды.
Әлеге фестивальдә гимназия укучылары чыгара торган «Яшьлек» гәҗите (баш мөхәррир — Чулпан Шәрипова; әдәби консультант — Гүзәл Заһриева; бүлек мөхәррирләре – Сәрия Биҗанова, Зилә Шәрәфиева, Алия Закирова; хәбәрчеләр — Регина Гайниева, Рузилә Шарифуллина, Наилә Хәбирова, Сөмбел Низамова, Лилия Әкбәрова) «Иң яхшы татар мәктәп гәҗите» номинациясендә III урынны яулады. Фестивальга 260 гариза кабул ителгән. Кунак- лар Самара, Воронеж, Якутиядән, Череповецк һ.б. шәһәрләрдән килгәннәр. Яшь хәбәрчеләр мастер-классларда катнаштылар, бик күп яңа мәгълүмат алдылар.
P.S. “ТАТМЕДИА”ның “Минзәлә” мәгълүмәт-мөхәррият үзәге яшь хәбәрчеләрне чын күңелдән җиңүләре белән котлый. Киләчәктә дә һәрвакыт һәм һәркайда киңәшләре белән ярдәм итәргә әзер торуын белдерә.
Лилия ГАЛИЕВА, гимназия укытучысы