Төбәк елъязмасының ышанычлы сакчысы

2015 елның 6 апреле, дүшәмбе

Минзәлә районы архивы XX гасырда районның тарихи кыйммәтен чагылдыручы һәм фәнни-белешмә материалларны эшкәртүче, саклаучы һәм халыкка тәкъдим итүче орган буларак оеша.

Архив эшчәнлегенең баш­лангыч этабында документлар­ны кабул итеп, эшкәртеп Уфа­га тапшыра торган булалар, чөнки безнең район өяз була­рак Уфа губернасы составына кертелә. Туган як тарихы белән кызыксынучы кешеләр район, авыллар, аның халкы турын­да мәгълүматны, статистика­ны һәм башка документларны безнең архивтан гына түгел, Уфа, Оренбург, Казан, Санкт- Петербург, Мәскәү шәһәрләре архивларыннан да табалар.

Архивның беренче җитәкчесе А.Краснов була, ул әлеге ва­зыйфада 10 елдан артык эшли. Соңрак архив җитәкчесе уры­нында Таисия Каменова, Лю­бовь Дударь, Анна Колчина­лар хезмәт куя. Архив белән Анна Ильинична мөдирлек иткән чорда архив бинасына электр кертелә, диварлары ак­шарлана, аерым эш бүлмәсе һәм документлар бүлмәсе ясала, стеллажлар, тәрәзәгә рәшәткәләр куела. 2003 нче елда әлеге рәшәткәләрне туган якны өйрәнү музеена тапшыр­дык, чөнки әлеге рәшәткәләр архитектура истәлеге булган Никольский Собор янындагы каберлекләрнең чардуганнары була.

1982 елга чаклы сигез ел дәвамында бүлек белән Нәҗибә Хәйбуллина җитәкчелек итә, аннан соң бу эштә 15 елдан ар­тык Дания Подгорная эшли.

Бүгенге көндә документ­лар зур кызыксыну белән өйрәнеләләр. Кешеләрне туган авыл, нәсел тарихы кызыксын­дыра, бу турыда материаллар бездә булмаган очракта без аларны кайдан табарга мөмкин булуы хакында мәгълүмат җиткерергә тырышабыз. Соңгы биш елда архив бүлеге ел саен оешма һәм гражданнарның якынча 3000 запросына җавап кайтарды, 2000 нче еллар белән чагыштырганда бу 15 тапкырга күбрәк. Запрос ясап кешеләр үзләре киләләр, яки почта, электрон почта аркылы, пенсия фонды аша мөрәҗәгать итәләр.

Шәхси хуҗалыкларның җир кишәрлекләре, бакчалар бу­енча ясалган дәүләт актлары, схемалар архивка саклауга тапшырылмаган. Андый до­кументлар бездә юк. Гадәттә безгә күбрәк юкка чыкан оеш­малар буенча эш стажын һәм хезмәт хакын белү өчен запрос ясыйлар. Әлеге мәгълүматлар картлык буенча, инвалидлык буенча пенсиягә чыкканда һ.б. шундый очракларда кирәк.

Архив оешма документла­рыннан тыш, шәхси кешеләрнең дә документларын үзенә кабул итә һәм саклый. Бездә Соци­алистик Хезмәт Герое Госман Латыйповның, гражданнар су­гышында катнашкан Хәйдәр Ишмуратовның, төбәгебез та­рихын өйрәнүче Юныс Юсупов һ.б. ларның документлары да бар. Архив бүлегендә таркал­ган, юкка чыккан түбәндәге оешмаларның документлары саклана: Минзәлә икмәк кабул итү пункты, Кирпеч заводы, Сельхозтехника, Хуҗәмәт ком­бикорма заводы, МТС, “Недра” ҖЧҖ, “Кембри” ҖЧҖ, лесхоз ПМКсы, Райтопснабсбыт, май- сыр комбинаты, аракы-ликер заводы, МСО, ПМК-747, ЖБИ, МПРСЖ, СМУ-50, райпо, сыра заводы, азык-төлек комбинаты, горторг, КБО, РСУ, колхоз-со­вхозлар һ.б. шундый район оеш­малары. Кызганычка каршы, күп кенә оешмалар документ­ларын тулы килеш тапшырма­ганнар. Без шулай ук таркал­ган һәм архивка бернинди дә документлары кермәгән оеш­маларны эзләү буенча да эш алып барабыз. Форсаттан фай­даланып, районыбызда юкка чыккан оешма җитәкчеләренә, бухгалтерларына мөрәҗәгать итеп, шәхси состав буенча үзләрендә булган документ­ларны архивка тапшыруларын сорар идек. Әлеге документлар бу оешмаларда эшләп чыккан хезмәткәрләренең пенсиясен исәпләгәндә бик кирәк. Граж­даннар да сезгә бик рәхмәтле булыр иде.

сан

Район архив бүлегендә 31300 берәмлек документ сакланучы барысы 213 фонд бар, шул исәптән шәхси состав буенча 11000 берәмлек документ саклана.

сүз уңаенда

Март аенда Архивлар көне билгеләп үтелде. Шул уңайдан район архивын ту­лыландыруда зур хезмәт башкарган, иксез-чиксез документлар, тарих белән сакчыл эш алып барган хезмәткәрләребез: әйдәп баручы белгеч – Гөлнара Хәйретдиновага, озак еллар әлеге бүлектә җитәкче бу­лып эшләгән Дания Подгор­наяга, район мәгариф бүлеге архивариусы Разия Мусина­га, райпо баш бухгалтеры Та­тьяна Смородиновага, МУРБ архивариусы Лилия Кулько­вага, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Анна Куприяновага, бүлек коллективына һәм алыш­тыргысыз ярдәмчебез, төбәгебез тарихын өйрәнүче Юныс ага Юсуповка рәхмәт сүзләре җиткерәбез. Шу­лай ук район архивын һәм документлар эшен җайга салуда зур җаваплылык йөкләнгән суд, прокурату­ра, мәгариф бүлеге, үзәк хастаханә, мәдәният бүлеге, китапханә, һөнәри уку йорт­лары хезмәткәрләренең ты­рыш хезмәтен дә билгеләп үтәсе килә.

Лилия МИРГАЯЗОВА,

архив бүлеге начальнигы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International