“Мензелинские зори” агрофирмасы хезмәтчәннәре язгы кыр эшләренә районда гына түгел, республикада да беренчеләрдән булып керештеләр. Әлеге агрофирманың Кадрәк хуҗалыгы 900 гектарда көзге чәчүлекләрне тукландырды.
Ашлама туплау дәвам итә, булган запас белән бер гектарга фәкать 11,3 (тәэсир итүчән матдә) килограмм гына туры килә. Иң күп ашлама Мөшегедә. Хәтта “Заиковский” хуҗалыгында да бер гектарга 17,66 килограмм гына запас тупланган. Тотрыксыз һава шартларында гарантияле уңыш алу өчен чәчүлекләрнең 1 гектарына 125 килограммга хәтле ашлама белән тукландыру сорала. Хуҗалыкларда чәчеләсе орлык сакланган складларга җанлылык керә башлады.