Март аенда Минзәлә автотранспорт предприятиесе пассажирлар ташу өчен лизингка ПАЗ-3254 маркалы ак төстәге автобус сатып алды. Әлеге автобусны предприятиенең алдынгы шоферы Ринат Ганиевкә бирделәр, һәм ул аның белән шәһәрара маршрутлар буйлап пассажирлар да ташый башлады.