Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры директоры Роберт Шәймәрданов Алабуга мәдәният һәм сәнгать училищесында Халыкара Театр көне кысаларында узган “Театраль педагогика алымнары белән яшь буынны тәрбияләүдәге проблемалар һәм үсеш тенденцияләре” дигән региональ “түгәрәк өстәл артында сөйләшүләр”дә катнашты һәм чыгыш ясады. Алабуга мәдәният һәм сәнгать училищесы, Казан театр училищесы студентлары катнашында Теннесси Уильямсның “Стеклянный зверинец” спектаклен карагач, алар белән аралашкан, яшьләрне театрга эшкә чакырган.