Көндезге сәгать икедә бер бинада урнашкан РОСРЕЕСТР, кадастр палатасы һәм күпфункцияле үзәк хезмәткәрләренең эшләре туктап калды. Легенда буенча беренче катта урнашкан санузел бүлмәсендә чүп чиләге янды, анда мөгаен сүндерелмәгән тәмәке төпчеге ташлаганнардыр. Бәхеткә каршы, төтен һәм ут булмады. Россия Гадәттән тыш хәлләр Баш идарәсенең ТР буенча күзәтчелек эшчәнлеге идарәсе тарафыннан янгын куркынычсызлыгы өлкәсендә РФ кануннарының үтәлешен планлы тикшерү барышында өйрәнү тревогасы булды. Аны ТР буенча дәүләт янгын күзәтчелегенең Актаныш һәм Минзәлә районнары бүлеге начальнигы Альберт Тимерханов үткәрде. Өйрәнү тревогасын ишетүгә, оешманың барлык хезмәткәрләре тиз арада чара күргәннәр, бинадан 1 минут 30 секунд эчендә барысы да эвакуацияләнгән.