2005 елда туган Минзәлә малайлары “Олимп” командасы составында Чаллыда үткән мини-футбол буенча турнирда икенче урынны алдылар. Тренер Анатолий Шунькин тәрбияләгән Данил Бабин (өченче мәктәп), Илдар Нуруллин (икенче мәктәп) Түбән Новгород шәһәрендә үтәчәк Идел буе беренчелегендә Кама буе зонасы командасы составында уйнаячаклар.