«Бердәм Россия» партиясе рәисе Дмитрий Медведевның Татарстан Республикасында җәмәгатьчелекне кабул итү җитәкчесе буларак ТР Дәүләт Советы депутаты, ТР Дәүләт Советының социаль сәясәт буенча комитеты рәисе урынбасары Татьяна Воропаеваның Минзәләдә уздырылган кабул итүе вакытында үзләренең гозерләрен белдергән гражданнар әнә шундый теләктә калды.
Татьяна Воропаева кабул иткән гражданнарның гозерләрен игътибар белән тыңлады, күтәрелгән проблемаларның эченә кереп аңларга тырышты. Шулар өстенә киңәшләрен бирде, теге яки бу мәсьәлә буенча кәрәзле телефон аша турыдан-туры министрлыкларга чыкты. Кабул итүгә килгән ун минзәләле Татьяна Воропаевага 16 мәсьәлә буенча мөрәҗәгать итте, алар арасында шәхси характердагысы да, респуб-лика дәрәҗәсендә хәл итүне таләп иткәннәре дә бар иде. Очрашуда район башкарма комитеты җитәкчесе Илгизәр Шагалиев та катнашты, ул минзәләлеләр күтәргән мәсьәләләр буенча район җитәкчелеге тарафыннан нинди эшләр башкарылуына аңлатма биреп барды.
Шәһәребезнең Балалар иҗат йорты директоры Ольга Ильина районның өстәмә белем бирү учреждениесе вәкиле буларак мөрәҗәгать итеп, түбәндәге гозерен җиткерде.
– Әлбәттә, без хөкүмәт тарафыннан өстәмә белем бирүгә җитәрлек дәрәҗәдә игътибар бирелүенә министрлыкка рәхмәтле. Балаларның иҗади эшчәнлеге киңәя бара, төрле грантлар да бирелә, бу яктан без канәгать. Әмма өстәмә белем бирү педагогларының хезмәт хакларына булган мөнәсәбәттән без канәгать түгел, бу мәсьәлә безнең районда бик кискен тора. Әлеге педагогларның хезмәт хакы гомуми белем бирү учреждениеләре укытучыларыныкына караганда өч тапкырга кимрәк. Хәзерге вакытта шушы юнәлештәге белгечләрнең, нигездә ир-атларның, эштән китү агымы күзәтелә. Нәтиҗәдә ир-атлар кулы бетә, алар күпме яшүсмерләрне иҗади эшкә тарта алган булырлар иде. Югыйсә, педагоглар грантлар да ота, узган ел гына бер педагогыбыз 50 мең сумга грант отты, – дип Балалар иҗат йортының киләчәгенә борчылуын белдерде Ольга Владимировна.
Т.В.: – Сезнең фикерегез белән мин үзем дә килешәм, зур тәҗрибәгә ия булган педагогларны теләсә каян табып булмый. Мәсьәлә бик җитди, бу проблема Сезнең район буенча гына түгел. Мин моны контрольгә алачакмын.
Шәһәребездәге Изыскатель- ләр урамындагы 3/3 йортында яшәүче Надежда Еремеева оныгы белән бәйле проблемасы турында сөйләде. 3 яшьтә генә булса да кызчыкның сәламәтлеге шәптән түгел, телендә, лимфоузелларында шеш (опухоль) бар. Әле ярый ул яман шешкә әверелмәгән. Бала белән Казан, Мәскәү хастаханәләрендә дәвалан- ганнар. Шуннан соң кечкенә Надяда бераз алга китеш күзәтелә. хәзер аңа даими дару препаратлары таләп ителә. Табиблар балага сиролимус дигән дару препараты язып биргән.
– Чит илдә җитештерелүче әлеге дару препараты бик кыйммәт, аптекаларда сатуда юк, дилерлар аша кыйммәткә төшә. Аның берсе 60 мең сум тора, ә ул исә 3 айга гына җитә. Бу препаратны киләсе елның декабрена кадәр кулланырга кирәк. Безнең моны алырга хәлебездән килми, – диде Надежда Павловна, шушы дару белән тәэмин итүдә ярдәм сорады, Сәламәтлек саклау министрлыгы бушлай бирелә торган дарулар исемлегенә шушы препаратны да кертсен иде дигән теләген җиткерде.
Татьяна Васильевна баланың хәле турында сорашты, ничек ашавы белән кызыксынды. «Сезгә ничек ярдәм итү турында уйлаячакбыз, моның буенча шөгыльләнәчәкбез, министрлыкка хат әзерләячәкбез», дип элемтәдә торачагын әйтте.
Коррекцион интернат-мәктәп директоры Камил Нәҗмиев әлеге мәктәптә тәрбияләнүче балаларга, аларның язмышына кагылышлы мәсьәләләрне чишүдә ярдәм көтә. Бүгенге көндә биредә 101 бала тәрбияләнә, шуларның 26сы ятим бала. Мәгариф министрлыгы гомуми белем бирү буенча уку әсбаплары белән тәэмин итсә дә, технология буенча дәреслекләр булмавына борчылуын әйтте.
Биредә тәрбияләнүчеләр дәүләт карамагында, шуңа да мәктәп җитәкчелегенң төп бурычы – балаларны социальләштерү. Аларның һәркайсының вкладлары тупланып килә, әмма ул балигъ булгач, 18 яше тулгач кына бирелә. Шуңа күрә акчаны ничек тоту кирәклеге турында өйрәнә алмыйлар. Ай саен бирү турындагы мәсьәләне хәл итеп булмасмы, ди директор. Бу уңайдан Татьяна Воропаевада бик күп сораулар туды: Бу нинди закон буенча шулай, нинди норматив белән тыела? Опекунлык һәм попечительләр советыннан сораштыгызмы?
Тагын бер мәсьәләне күтәрде мәктәп директоры. Мәктәпнең ял лагере бар, әмма анда ятим балалар гына ял итә ала. Югыйсә, мәктәптә тәрбияләнүче балалардан 21е күп балалы гаиләдән, 22се тулы булмаган гаиләдән, 26сы тормыш дәрәҗәсе түбән булган гаиләдән. Шуңа күрә мәктәп җитәкчелеген ата-анасы булган балаларның җәйге лагерьда яллары финансланмавы борчый. Әлеге мәктәптә тәрбияләнүчеләрне медицина препаратлары, мәктәпне тәмамлаган ятим балаларны өс киемнәре белән тәэмин итүгә кагылышлы нормативларга да үзгәрешләр кертергә кирәклеге әйтелде. Быел әлеге коррекцион мәктәпне 15 бала тәмамлый, шуларның 7се ятим. Һөнәр ал ган ятим балаларны эшкә урнаштыру мәсьәләсе авыр булуы, һөнәрләре буенча теге яки бу предприятиедә эштә калдыру мәсьәләсен законлаштыру турындагы гозерен җиткерде директор.
“Юность” Боз сарае коллективы хезмәткәрләре суыткыч җайланманың конденсаторын алмаштыруга бәйле проблемаларын хәл итүдә ярдәм сорадылар.
Яшь ана Оксана Шәйхрази- ева районга тиешле таләпләргә туры килүче балалар поликлиникасы таләп ителүе турында борчылуын белдерде:
– Мин ике бала анасы, хәзер декрет ялында, кечкенә балабызга 10 ай. Хәзерге вакытта балалар консультациясе район үзәк хастаханәсе бинасында урнашкан. Андагы шартлар СанПиН таләпләренә бөтенләй туры килми: тар коридор, һава җитми, балалар күп. Табибка килгән сәламәт балаларга авыру балалар белән очрашырга туры килә. Бер кабинетта өчәр табиб кабул итә, дип шәһәрдә балалар поликлинкасы төзү мөһимлеген күтәрде. Бу мәсьәлә буенча район җитәкчелеге тарафыннан проект әзерләнгән, республика җитәкчелеге хәбәрдар, ата-аналар әлеге проблеманың тизрәк хәл ителүен көтә.
Т.В.: – Әгәр узган елгы халык җыенында кузгатылган булса, әлеге мәсьәләнең хәл ителүен тизләтергә мөмкин.
Кабул итүгә керүчеләр арасында район әһәмиятендәге тагын берничә проблеманы хәл итүдә ярдәм көтеп калды минзәләлеләр. Гүзәл Игнатьева шәһәрдәге иске балалар бакчалары урынына яңа балалар бакчасы, икенче урта мәктәп директоры Рөстәм Ялалов Садак бистәсендә яңа типовой мәктәп төзү кирәклеге турындагы мәсьәләне күтәрделәр.
Берничә елдан бирле минзәләлеләрне борчыган мәсьәлә – шәһәребезнең Садак бистәсендә җир участоклары чикләрен киңәйтү мәсьәләсе чишелеш көтә. Әлеге проб- лема банкротка чыккан «Вамин» белән бәйле, ә җирләр банкларда залогта (97 га «Зенит» банкында, 134 га җир «Ак Барс»та). Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Вәсил Гыйләҗетдинов белән районның баш архитекторы Илсөя Гатина Татьяна Воропаевадан әлеге «төен»не чишүдә ярдәм итүен сорадылар, шулай ук шәһәр төзелеше документацияләрен (генплан, территорияләрне планлаштыру проектлары) проектлаштыру буенча чыгымнарны җирле бюджетның исәпләүләр статьясына кертү кирәклеге турындагы үтенечләрен белдерделәр, Дусай Кичү, Филимоновка авылларына кадәрге автоюллар төзелешенә кагылышлы проблеманы күтәрделәр.
безнең өстәмә
Гражданнарны кабул итү тәмамлангач, Татьяна Воропаева Минзәләдәге очрашу хакында фикерләре белән уртаклашты:
– Миңа ТР Дәүләт Советы депутаты буларак шундый кабул итүләр оештыру буенча поручение бирелде. Без РФ Дәүләт Думасы депутаты ярдәмчесе Евгений Устин белән республикадагы 32 районда булдык инде. Бүгенге очрашу миңа бик ошады, ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләр бик җитди мәсьәләләр күтәреп, конструктив тәкъдимнәр керттеләр. Бер генә мөрәҗәгать тә игътибарсыз калмаячак, барысын да өйрәнеп, кулдан килгәнчә хәл итәргә тырышачакмын.