Районның икътисадый яктан тотрыклы булуында һәм социаль яктан үсешендә дәүләт программаларыннан тыш, инвестицион проектлар да зур роль уйный. Район башкарма комитеты җитәкчесе Илгизәр Шагалиев белән әңгәмәбез шулар хакында.
– Илгизәр Тимерханович, районыбызда нинди инвестицион проектлар тормышка ашырылачак?
– Районның перспективасы «үсеш нокталарын” дөрес билгеләвебезгә бәйле. Шуларның берсе – М-7 федераль трассасында сервис хезмәтләре комплексын булдыру. Эшмәкәрләр – аталы-уллы Юдиннар тарафыннан булдырылачак хезмәт күрсәтү комплексында бүгенге көндә заправка, кунакханә, рестораны белән кафе эшли, моннан тыш шәхси хуҗалыкларда һәм фермер хуҗалыгында җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукцияләре сату өчен сәүдә павильоннары урнаштырылачак. Юдиннар сарык асрау, бозау- лар симертү, буада балык үрчетү, бакча җимешләре үстерүләрен дә дәвам итәчәкләр. Әлеге федераль трассаның Юртау бистәсе янында Александр Самойлов та, 8 гектар җир алып, сәүдә павильоннары урнаштырырга, моңа ул 5 млн сум инвестиция кертергә планлаштыра.
Коноваловка янында «Камский Бекон» ҖЧҖнең дуңгызчылык комплексы төзелеше буенча проект биредә бер ел эчендә 50 мең тонна дуңгыз
ите җитештерүгә исәпләнә.
Хәзерге ситуация авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүне киңәй- тергә этәрә. Моңа эшмәкәр Рәүф Хабиевне мисал итеп китерергә була. Ул трассадан ерак түгел, Холодный Ключ авылында, уңышлы гына бизнес белән шөгыльләнеп килә. «Заиковский» хуҗалыгы да (җитәкчесе Радик Фәттахов) тотрыклы эшләп, елдан ел җитештерүне һәм эш урыннарын арттыра бара. Кредит алып, үз хисабына 10 млн сумга сугым цехы ачып җибәргән, моннан тыш мал симертүгә исәп тоткан Илгиз Загиевнең эшчәнлеге игътибарга лаек. Игем якларындагы утрауда Фоат Комаров үз эшчәнлеген башлап җибәрде.
Яр Чаллыдан 11 км ераклыкта, федераль трассага тоташучы 23 гектар мәйданда, промышленность мәйданы булдырылган. Хуҗәмәт РМЗсының федераль трассага якын урнашуы шулай ук аның һәм аның янәшәсендәге территориядә промышленность зонасы булдыру мөмкинлеге бирә. Полимерны кабат эшкәртү буенча 15 миллион сумнан артык инвестицияләр салынган ике проект планлаштырыла. Әлеге проект нәтиҗәсендә 100 миллион сумлык еллык керем алу күздә тотыла, 50 кеше эш урынына ия булачак.
Шәһәребездәге Изыскатель сәүдә-җитештерү фирмасының эшчәнлеге дә киңәя бара. Биредә елына 122,5 млн сумлык продукция җитештерелә. (Рәсемдә цехта эш процессы). Шифалы судан тыш, биредә барлыгы 36 төрдәге продукция җитештерелә. Кризис шартларында рейтеллерлар өчен шәхси сәүдә маркасы астында продукция чыгара башладылар. Яңа төр линияне сафка бастыру өчен җиһазлар кайтарылды, аларны көйләп, эшләтеп җибәрүгә тагын 15 миллион сум акча кертелде. Быел бу линия җәйге сезонда эшли башлаячак.
– Минзәлә күзгә күренеп яңара, үсә бара. Быелгы планнар зурданмы?
– Районыбызда 30га якын федераль һәм республика программалары тормышка ашырылып килә. Узган ел районда 367 млн сумнан күбрәк төзелеш эшләре башкарылды, быел социаль әһәмияттәге объектлар төзелеше һәм ремонты өчен 330 млн сумга якын акча бүлеп бирелде. Әмма бу соңгы сан түгел, чөнки программалар буенча төзелешләр күләме арта бара һәм районга тагын 20-30 млн сум акча бүлеп бирелер дип көтәбез.
Россиядә икътисадый шартларның гади булмавына карамастан, ТР лидеры Рөстәм Миңнехановның стратегиясе республикага инвестицияләр җәлеп итә. Ышанычлы партнер буларак, инвесторлар Татарстанга һәм аның лидерына ышаналар. Хәтта кризиста да Татарстанда яңа производстволар ачылып тора.