Гүзәл Удачина: «Без туйга килгән генераллар түгел»

2015 елның 31 марты, сишәмбе

Балалар омбудсмены шулай ук “Юбилейный” спорт­комплексы, коррекция интернат-мәктәбе, “Бәхет аланы” ел әйләнәсе эшләүче лагерь, “Умырзая” тернәкләндерү үзәге эшчәнлеге белән танышты, тикшерү изоляторында булып, балигъ булмаган хөкем ителүчеләр белән очрашты. Вәкаләтле вәкилне Татар­стан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рафил Нугуманов озатып йөрде.

Эшлекле очрашу ахырында Гүзәл Удачина алган

 тәэсирләре белән уртаклашты:

– Минзәлә районындагы социаль балалар учреж- дениеләрен йөреп чыкканнан соң алган тәэсирләр уңай. Төп бурычыбыз борчыган мәсьәләләрне урында хәл итү булганлыктан, гражданнарны кабул итүгә зур игътибар бирәбез. Сорауларның җитди, нигезле булу­ына да карамастан, кабул итү башка районнар белән чагыштырмача җиңел узды.

Гадәти булган торак мәсьәләләре генә түгел, ата- аналар үз балаларының сәламәтлеге өчен борчы­лалар. Гади бер гаиләнең үз балаларын гомумбелем учреждениесендә укытырга тырышулары да уңай күренеш. Мондый гаиләләргә булышырга кирәк. Җитди кимчелекләрне күрсәтү өчен нигез юк. Дөрес, вакытның чикле булуы сәбәпле, күп урында булырга туры килмәде, әмма ятимнәр тәрбияләнә тор­ган учреждениеләрне читтә калдырмыйбыз. Ятимнәр Татарстанда яшәүче балаларның 1,6%ын гына тәшкил итсәләр дә, аларга игътибар зур булырга тиеш. Минзәлә коррекция интернат-мәктәбе – матди-техник мөмкинлекләре ягыннан республикада иң яхшылар­дан санала. Балалар ел әйләнәсе яши торган мондый мәктәп һәр районда юк, әмма аннан мөмкин кадәр киңрәк файдалану зарур. Менә дигән ремонт ясалган, җиһазланыш та искиткеч, территориясе яхшы. Җәйге чорда ул шау чәчәктә утыра, балалар участокта тыры­шып хезмәт куя.

Әмма бер проблема борчый – һөнәри белем алу мөмкинлеге юк. Ятимнәр мәктәпне тәмамлаганнан соң кая барырга тиеш, шунысы хәл ителмәгән. Хәтта чит илләрдә дә эшче һөнәрләр буенча белгечлек алу нәкъ менә мөмкинлекләре чикләнгән катламга ори­ентлашкан. Андыйлар җәмгыять өчен авыр йөк бул­мыйлар, үз тамакларын үзләре туйдыра, гаилә корып, мөстәкыйль яши ала. Алар – җәмгыятебезнең тулы хокуклы әгъзалары. Өстәвенә, үзегездә урта махсус белем бирүче уку йортлары да бар. Яшәү урыны буен­ча белгечлек алсыннар иде. Ләкин бу муниципалитет кына хәл итәрдәй проблема түгел... – Ятимнәрне торак белән тәэмин итү һәрчак авыр проблемалардан саналды. Хәзер мәсьәлә ни рәвешле хәл ителә?

– Ятим балаларның торакка хокукларын тормышка ашыруга кагылышлы мәсьәлә республика күләмендә җитди булып кала бирә. Кануннарда үзгәрешләр бар. Дәүләт заданиесен үтәүче дәүләт торак фондына күпфатирлы йортлар төзү отышлы. Проблема шунда да инде. Ә авыл районнарында яшәүче ятимнәр 3-4 булырга мөмкин, алар өчен мондый йортлар төзеп булмый. Бу мәсьәлә белән еш очрашырга туры килә, балалар еш кына “мин шушында тудым, шунда яши­сем, эшлисем килә”, диләр. Ятимнәргә торак төзү бу­енча Минзәлә районын үрнәк итеп куярга була. Соңгы килүемдә ике фатирлы йортның бер ягында гаиләсе белән яшәүче ике балалы ятим белән очрашырга туры килде, ул чагында (торак сертификаты белән эш итәләр иде). Шундый йортлар төзелсә, бу җитди мәсьәлә хәл ителер иде.

Тернәкләндерү үзәкләрендә дә еш булабыз, әмма сезнең “Умырзая”да беренче тапкыр булуым. Шулкадәр уңайлы, өйдәге кебек җылы, тәмле исләр килә. Бала­лар учреждениесендә нинди ис килүгә гел игътибар итәбез, чөнки ашханәдә яхшы ашаталар икән, бу инде иң яхшы күрсәткеч. Коллективта үз эшләренең оста­лары хезмәт куя, күренеп тора, биредә балаларны бик яраталар. – Безгә тагын бер учреждениедә булырга туры килде...

– Тикшерү изоляторында булуыбыз очраклы түгел, чөнки алар республикада өчәү генә: Бөгелмәдә, Ка­занда һәм Минзәләдә. Бина бик иске, тарихи дияргә була. Үсмерләр начар шартларда яшиләр. Тагын бер җитди кимчелек – аларның белем алу мөмкинлеге бул­мавы. Чөнки җәза көтүче балигъ булмаганнар кайчак айлар буе (хәтта елга кадәр сузылырга да мөмкин) көтәргә мәҗбүр. Хокук тәртибе бозган булса да, ул белем алу хокукыннан мәхрүм ителмәгән. Өстәвенә аларның башка шөгыле дә юк. Белем алу процессын җайга салырга иде. Күпләре бу учреждениедән Казан­га – тәрбия колониясенә җибәреләчәк, ә анда белем алуны дәвам итү мөкинлеге бар.

– Гүзәл Любисовна, Сез бәян иткәннәрдән чы­гып, нинди нәтиҗә ясарга мөмкин?

– Башка районнар белән чагыштырганда, нәтиҗәләр уңай. Шунысы сөендерә, без булган балалар учреждениеләренең ашханәләрендә чисталык, тәртип урнашкан, бер генә кимчелек тапмадык. Кагыйдә бу­ларак, район-шәһәрләрдә булып кайтуга, Роспотреб­надзор вәкилләрен җибәрү зарурлыгы туа. Ә сездә моның өчен җирлек юк. Дөрес, балалар бакчаларында, мәктәпләрдә була алмадык...

Әлфинә ВОРОБЬЕВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International