Район башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча урынбасары Нәкыйп Илдарханов һәм район прокуроры урынбасары Сергей Назаров 2 нче урта мәктәпнең өлкән сыйныф укучылары белән очрашып, түгәрәк өстәл артында шул исемдәге әңгәмә уздырдылар.
Замана яшьләрендә коррупция белән килешмәүчәнлек, аның билгеләрен күралмау, коррупциягә каршы компетентлык форма лаштыру, коррупциягә каршы иммунитет булдыру дәрәҗәсен ачыклау максатыннан уздырылган бу чара кызыклы, җанлы узды. Коррупциянең нәрсә аңлатканын, аның формалары, җәмгыятебезнең төрле өлкәләрендә килеп чыгу үзенчәлекләре, аңа каршы көрәш мөмкинлекләре хакында яшьләрнең белемнәре тикшерелде.
– Без үзгәртеп корулар, икътисадый реформалар һәм кризис булган бик катлаулы заманда яшибез. Тикшеренүләрдән күренгәнчә, коррупция теләсә нинди яңалыкка каршы торучы, икътисадый үсешкә бик зур комачаулык тудыручы яман чир, – үсмерләр каршында ясаган чыгышында Нәкыйп Илдарханов шулай диде, мәгариф өлкәсендә була торган коррупция мисалларын китерде.
Сергей Назаров Россиядә коррупциянең тарихи тамырларына тукталды, дәүләт, шул исәптән прокуратура тарафыннан күрелә торган чараларга игътибар итте.
Түгәрәк өстәл барышында төп коррупцияле җинаять саналган ришвәт кебек яман күренешкә зур игътибар бирелде. Коррупция сәбәпләре. Коррупция: отышлымы, әллә зыянмы? Коррупциягә каршы тору ысуллары. БДИ коррупциядә коткарамы? кебек сорауларга укучылар җавап эзләделәр, кануннарны яхшы белүләрен күрсәттеләр.