Пенсия фонды идарәсе РСВ-1 һәм РСВ-2 формалары буенча отчет кабул итүне дәвам итә.
Февраль аена районда иминият взнослары түләү буенча гомуми бурыч 43 млн сум тәшкил итә. Шуларның 29 млн сумы – оешмалар бурычы (26 млн сумы – “Вамин-Минзаля” һәм “Чулман” агрофирмаларыныкы), 14 млн сумы – шәхси эшмәкәрләр бурычы.
Шәхси эшмәкәрләр белеп торсыннар, март аеннан башлап пенсиядән һәм хезмәт хакыннан акча тотып калу өчен гаризалар җибәреләчәк, бурычлар түләнеп беткәнче автотранспортны арестка алу өчен ЮХИДИ органнарына бурычлылар исемлеге тапшырылачак.