Туган якны өйрәнү музеенда өченче тапкыр “Иң зирәкләр” (“Умники и умницы”) интеллектуаль уены үтте.
Анда районның 7-11 нче сыйныф укучылары катнашты. Аның нигезе итеп Россиянең Беренче каналында бара торган телевизион викторинаның сценарие алынды. Җиңүнең 70 еллыгы уенның темасы – “Якташларыбыз – Советлар Союзы Геройлары”. Җиңү өчен 22 укучы көрәште. Күпләр тема буенча яхшы гына нәтиҗәләр күрсәтте. “Дорожка”ларга басар алдыннан балалар сорауларга җавап бирделәр, шулай итеп орденнар яуладылар. Күбрәк орден алучы “дорожка”ларга басты. Алар өчен сораулар тагы да катлаулырак булды. Бу уенда Хуҗәмәт урта мәктәбеннән Энҗе Гермагентова җиңүче булды.
“Зирәкләр” уенының финалы апрельдә була, анда Айгөл Харисова (Хуҗәмәт), Валерия Кальскова (3 нче урта мәктәп), Энҗе Гермагентова (Хуҗәмәт) катнашачак.