Нурлыбаян Гайнетдинов — районыбызның җаваплылыгы чикләнгән “Мензелинские зори” агрофирмасының “Калморза” хуҗалыгы йөген төптән җигелеп тартучыларның берсе.
Киң профильле механизатор монда биш ел тракторда эшли. Башлыча, туфрак эшкәртү, чәчү, ә кышын фермаларда мөгезле эре терлекләрне ашату белән мәшгуль – кыскасы, кая да өлгерә, кайда да булдыра. Хуҗалык җитәкчелеге аңа зур ышаныч баглый.
– Өченче ел өр-яңа “МТЗ” тракторы сатып алгач, аны кемгә тапшыру турында бәхәс тумады, барыбыз да, Нурлыбаянга, дидек. Бердән, техниканы ярата, димәк, яңа трактор өчен борчыласы түгел, икенчедән, һәр эшне җиренә җиткереп башкара, — дип мактап телгә ала алдынгы тракторчыны хуҗалык җитәкчесе Илфак Гумеров.
Барлык кыр эшләрендә ул алдан йөри, чәчүлекләрне тәрбияләүдә, минераль ашла
ма ташуда, малларны ашатуда алыштыргысыз була. Әле ул ДТ-75 тракторына утырып сенаж- силос массасын таптатуда да сынатмаган. Узган ел район алдынгылары хөрмәтенә оештырылган бәйрәмдә Чаллы КХПсы генераль директоры Алмаз Шәрипов аңа Мактау кәгазе тапшырды һәм махсус бүләк бирде.
Авыл кешесенә үз йортында да тынгы юк. Ихата тулы мал-туар, кош- корт. Кышка җитәрлек азык туплау, йорт-кураны тәртиптә тоту — бер эш тә ир-атсыз бармый. Ул тормыш иптәше Альмира белән бер ул һәм бер кыз тәрбияләп үстерде. Ландыш һәм Ринаты Чаллы шәһәрендә хезмәт куялар.
– Тынгы безгә, җырда- гыча, төштә генә инде ул! – дип елмая бәхетен эштә тапкан тракторчы. Бүген аның “фронты” – фермада. Мал азыгы ташу, тирес түгү кебек мәшәкатьләр белән көн сизелми дә үтә. Ул быелгы кышлату чорында да хуҗалыктагы 600 баш терлекне ашату белән мәшгуль, ягъни “ДеЛаВаль” азык тараткычы белән малларны туендыра. Аңа эштә Марсель Әхмәтов ярдәм итә.
Дилфас ГАЛИЕВ