Киң күңелле Язкәр бүләк өләшә

2015 елның 30 марты, дүшәмбе

“Юбилейный” спорт комплексында “Эльдорадо” кибете призына 10 ел рәттән үтүче традицион көрәш ярышлары булды.

Быел бу турнирда 107 мәктәп укучысы һәм студент бил алышты. Ярышларны тантаналы ачуда республи­ка, Россия, дөньякүләм ярышларда җиңүче кызлар­га, егетләргә район башлыгының мактау грамотала­ры һәм кыйммәтле призлар тапшырылды. Быелдан башлап Язкәр Биҗанов зур көрәш турнирларында призлы урыннарны алган райондашларга 5-15 мең сумлык премияләр булдырды. Алар да үз хуҗаларын тапты. Ярышларны тантаналы ачуда район башлыгы Айдар Салахов чыгыш ясады. Быелгы ярышларны дүрт ел рәттән Флүр Галиев җитәкләгән Хуҗәмәт урта мәктәбе укучылары җиңде. Елдагыча Язкәр Биҗанов җиңүчеләргә һәм призерларга мул итеп бүләк өләште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International