Товар сатып алганда кулланучылар еш кына сыйфатсыз продуктларга тап булалар. Башка еллар белән чагыштырганда, узган елда товарның сыйфатыннан риза булмаучылар саны кимемәгән.
Ләйсән ФАТЫЙХОВА,
ТР дәүләт алкоголь инспекциясе Яр Чаллы территориаль органы бүлегенең әйдәп баручы белгече
2014 елда ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль бүлекчәсенә туклану продуктларына бернинди дә мәгълүмат язылмау һәм кулланылу вакыты чыгу турында 12 гариза керде. Нәтиҗәдә, тикшерү уздырганнан соң, гомуми суммасы 42 000 сумнан арткан сыйфатсыз товар сатудан алынды. 2013 елда бу сумма 19 000 сумны тәшкил итте.
“Кулланучыларның хокукларын яклау” турындагы закон нигезендә, һәр сатып алучы тормышы һәм сәламәтлеге өчен куркынычсыз товар сатып алырга хокуклы. Эшмәкәрләр, кулланылу вакыты чыккан товар сатып, әлеге законны, башка федераль законнарны һәм санитар-эпидемиологик кагыйдә һәм нормаларны бозалар. Кулланылу срогы чыккан продукция кеше сәламәтлеге, хәтта тормышы өчен куркыныч тудырырга мөмкин һәм, шул сәбәпле, мондый төр товарлар сатуга куелырга тиеш түгел. Әгәр дә товарның куллануга яраксыз булуы өйгә кайткач ачыклана икән, алда телгә алынган закон нигезендә сез товарны кире кибеткә кайтарырга тулы хокуклы.
акцент
Кулыгызда чек булмау – сыйфатсыз товар өчен акчаны кире кайтармауга сәбәп була алмый. Товарны нәкъ менә бу кибеттән алуыгызны куелган видеокамералар да дәлилли ала.