Агымдагы елның 1 гыйнварыннан физик затларның күчемсез милкенә түләнә торган салым күләме объектның кадастр бәясенә карап исәпләнә башлады. Моннан тыш, күчемсез милек салымнарын түләү өчен билгеле вакыт чиге дә кертелде: 2014 нче ел өчен физик затларның күчемсез милкенә салымны, транспорт һәм җир салымын 2015 елның 1 октябренә кадәр түләргә кирәк булачак. Салым инспекциясендәге яңалыклар белән укучыларыбызны тирәнрәк таныштыру максатыннан без ТР буенча 9 нчы санлы Федераль салым службасы җитәкчесе урынбасары Рәмилә КАРМАНОВА белән әңгәмә кордык.
Әңгәмәдәш – Дифиза НУРИЕВА
– Яңача салым исәпләгәндә процент ставкалары ничек куелачак?
– Салым ставкалары торак йортларга һәм торак биналарга карата, составына бер торак бина (торак йорт) керүче бердәм күчемсез милек комплексларына карата; гараж һәм машина урынга, мәйданы 50 кв.м дан артык булган һәм шәхси ярдәмче хуҗалык алып барырга, дача, бакча яки шәхси торак төзелешенә билгеләнгән җир участокларында хуҗалык корылмаларына карата 0,1-0,3 проценттан артырга тиеш түгел. Салым ставкалары физик затлар хосусыйлыгында булган милекләренә салым буенча кадастр бәясеннән чыгып салым алына торган оешмалар исемлегенә кергән сәүдә һәм административ-офис объектларга карата, шулай ук кадастр бәясе 300 млн сумнан артып киткән объектларга карата – 2 проценттан, башка төр объектларга карата 0,5 процент. Муниципаль берәмлекләр карары нигезендә салым ставкалары киметелә яки арттырыла ала, ләкин 3 тапкырдан да артыгракка түгел.
– Салым кадастр бәясеннән исәпләнгәндә чигерүләр дә каралган, ягъни бинаның күпмедер мәйданы өчен салым түләмәячәкбез. Шул турыда да әйтеп китсәгез иде.
– Әйе, күчемсез милеккә түләнә торган салымның күләмен хисаплаганда һәр объект өчен салым түләнми торган минимум бар. Фатир өчен бу минимум 20 кв.м булса, бүлмә өчен 10 кв.м, торак йортка (шул исәптән бакча йортына) 50 кв.м кадастр бәясе киметелә. Күчемсез милек комплексы составына бер генә торак бина кертелгән булса да, кадастр бәясе 1 млн. сумга киметелә. Мисалда карыйк: 70 кв.м лы фатирыгыз бар ди, шуның 20 кв. м ын чигерәбез, 50 кв.м кала. 1 кв.м мәйданның кадастр бәясе 20 мең булса, фатирның салым исәпләнә торган кадастр бәясе 1 млн сум була. Муниципаль берәмлекләр салым чигерүләрен арттыра алалар.
– Әйдәгез алда әйтеп киткәннәрне исәпкә алып, физик затларның күчемсез милкенә салымны мисалларда санап карыйк. Әйтик, шәһәрдәге фатир өчен ничек булачак?
– Шәһәр фатиры мәйданы 44,3 кв.м ди, 1993нче елгы фатирның 1 кв.м ның кадастр бәясе – 25317,60 сум. Алда әйтелгәнчә, фатир мәйданына тиеш булган 20 кв.м ны чигерәбез һәм салым салына торган 24,3 кв.м мәйдан гына кала. Шушы мәйданны кадастр бәясенә – 25317,60 сумга тапкырлыйбыз. Фатирның кадастр бәясе – 615217,68 сум. Кадастр бәясен фатир өчен булган салым ставкасына – 0,2% ка бүләбез.
Килеп чыккан 1230 сум – фатир өчен салым суммасы була да инде. Әгәр дә милек берничә кешегә рәсмиләштерелгән икән, бу сумма доляга кертелгән кешеләргә бүленәчәк.
– Димәк, зур мәйданлы яңа йортлары булган физик затлар өчен бу сумма күбрәк булачак...
– Санап карыйк соң. Әйтик, 211,8 кв.м лы йорт. 2008 елда салынган йортларның 1 кв.м ның кадастр бәясе – 18636,49 сум булсын ди. Йортлар өчен салым исәпләгәндә 50 кв.мы чигерелә һәм салым салына торган мәйданы 161,8 кв.м гына кала. Шушы мәйданны 18636,49 сумга тапкырлыйбыз һәм йортның салым базасын чыгарабыз – 3 015384,08 сум. Торак йортларга салым ставкасы – 0,3%, шуңа күрә 3 015384,08 не 0,3 кә бүләбез, килеп чыккан 9 046 сум – йорт өчен исәпләнгән салым суммасы була.
– Кешегә кисәк кенә мондый зур сумма түләү авыр булмасмы?
– Кадастр бәясе буенча салым түләүгә күчү акрынлап башкарылачак, моның өчен 5 ел вакыт бирелгән. Шулай да физик затлар яңа система буенча салымнарны 2015 ел нәтиҗәләре буенча 2016 елда түли башлаячак.
– Агымдагы елда салымнарга кагылышлы тагын нинди яңалыклар көтә безне?
– Салым түләүче физик затлар салым түләү чорында үзләренә теркәлгән милек һәм җиргә, транспортка салым түләү турында уведомление алмаганнар икән, бу елдан алар бу хакта салым инспекциясенә мәҗбүри рәвештә хәбәр итәргә тиеш булалар. Тиешле мәгълүматлар 2015 елның 31нче декабренә кадәр хәбәр ителми икән, тапшырылмаган һәр документ өчен 200 сум күләмендә штраф каралган. Әгәр дә хокук бозу 2017 нче елда гына ачыкланса, штраф күләме, түләнмәгән сумманың 20%ын тәшкил итәчәк. Штрафлар белән бергә әлбәттә инде җыелган штрафларны да түләргә туры киләчәк. Таләпләр катгыйлана, шуңа күрә салымнарны вакытында түләп, бурычлар җыймау яхшырак булыр.