“Заиковский” хуҗалыгы фермаларында булучылар игътибар иткәндер: анда корпусларда радио эшләп тора. Эшләгән кеше яңалыклар белеп тора һәм маллар белән берлектә музыка тыңлый. зыка яңгырый башлый. “Алар бигрәк тә классик музыканы ярата. Музыка яңгыраганда, сөт күләме арта”, – ди ферма эшчеләре. Ә сыерлар, баксаң, бер дә Израильнекеләр түгел, ә Голландиядән кайтарылалар икән. Шунысы да кызыклы: сыерлар койрыкларын селкеп чебен-черки куып торсалар, сөт күләме кими икән. Шуның өчен, тирә-якларында җилләткечләр эшләп тора.
Израиль дәүләтендә һәр сыердан уртача 57 литр сөт савып алалар икән. Бер фермадагы 250 баш сыерны саудырганда, барысы 2 кеше хезмәт күрсәтә. Сыерларны көненә 3 тапкыр савалар. Иң элек терлекләрне бар яктан да юып, душта коендыралар.
Шимбә көннәрендә яһүдләр дин тәртибе буенча ял итәләр, ул көнне бер яһүд кешесе дә эшләргә тиеш түгел. Шуңа күрә элекке елларда яһүд халкы үзенен сыерын башка диндәге кешеләрдән саудырган. Сауган сөтне чиләге белән тышкы якта өй ишеге янәшәсендә калдырган. һәркем бер стакан сөтне түләүсез эчә яисә үзе белән алып китә алган. Яһүд халкы телендә түләүсез – халяву дип атала. Менә шуннан килеп чыккан да инде түләүсез ашау-эчү, яисә башка нәрсә үзләштерү, ягъни халява.