Ашпала халкы онытылмый

2015 елның 28 гыйнвары, чәршәмбе

Кышын буранлы көннәрдә Ко­новаловкадан Ашпалага юл йөрмәслек хәлгә әйләнә. Авыллар арасындагы юл­ларны “Чиста шәһәр” пред­приятиесе карап торырга тиеш. Тырышып эшләсәләр дә, махсус график булса да алар өлгерә алмый. Менә шул вакытта Коноваловка җирлеге башлыгы Сәрия Билалованың тырышлы­гы белән Ашпала халкына ярдәмгә “Сөт иле Чулман” агрофирмасы (җитәкчесе Ли­нар Ахунов) ярдәмгә килә. Әлеге агрофирманың тракторчысы Мирзанур Садыйков (рәсемдә) юлны тиз арада менә дигән итеп ачып бирә.

 Аның ничек эшләвен безнең menzela.ru сай­тында ON-Line ТВ-Информ-Мензеля бүлегендә ка­рый аласыз.

 Мондый проблема башкаларда да бар. Шуңа күрә Яңа Маҗын авылында җирлек башлыгы Геннадий Кишев әйткән тәкъдим бик тә урын­лы. Аның фикере түбәндәгедән тора: “Авыл­лардагы кар эттерү җайланмасы булган трактор хуҗаларын кыш көннәрендә “Чиста шәһәр” шта­тына куярга. Авыл кешесе эшле булачак, ә юллар чиста торачак.” Алексей Вышенский әлеге рацио­наль тәкъдимгә колак салыр дип ышанабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International