18 сумнан ким була алмый

2015 елның 28 гыйнвары, чәршәмбе

Халыктан сөт җыючылар бүгенге көндә сөт тапшы­ручыларга килограммын 15 сумнан артык түләргә ашыкмыйлар. Иске Маҗын авыл җирлеге башлыгы Николай Пермяков сүзләренә караганда, сөтне 15 сумга җыялар. Яңа Маҗын авыл җирлеге фермерла­рына да сөт тапшырган өчен килограммына 18 сумнан түлиләр. Шәхси эшмәкәр КФХ “Салихов”, “Казанцев” КФХсы сөтләрен Мөслим эшмәкәренә тапшыра. КФХ “Салихов” көн саен ярты тонна сөт тапшыра, ул тап­шырган сөтнең майлылыгы да югары, хәтта 4,8 про­цент килә. Яңа Маҗын фермерлары 700 килограмм сөт тапшыралар. Сөт кабул итү предприятиеләрендә бер литр сөт өчен минималь бәя – 20 сумнан (НДС белән) ким түгел. Шуңа халыктан сөт җыючылар бәяне 18 сумнан да түбән куймасыннар иде дигән фикерне җиткерде, чираттагы видеокиңәшмәдә Та­тарстан Республикасының премьер-министр урын­басары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International