Бер-беребезне танып белгән районда кеше күзе алдыннан югалмас өчен, алдашмыйча яшәргә һәм эшләргә, хәлдән килгәнчә алдагы еллардагы традицияләрне саклап, үтәргә кирәк, дип уйлыйбыз
Илдус ШАҺИЕВ
Бүген кайсы товар кеше күзенә күренерлек итеп куела һәм аны кулга төшерү мөмкинлеге җиңел икән – шул гына алына. Газета укучылар белән дә шулай, аны укучыга җиткерү мөмкинлекләре дә үзгәрә барганда бигрәк тә. Язылучыларга оператив (8-10 сәгатьләр) җиткергәч безнең таратучыбыз укучылар күбәя бара. Кибетләр аша сатылган газетаны алучылар саны да арта. Кибетләрнең кызыксындыруын арттыру һәм редакция коллективының аларга рәхмәтен җиткерү, хөрмәтен күрсәтү өчен без ярты ел саен ярышка йомгак ясыйбыз. Төп күрсәткеч – газетаны мөмкин кадәр күбрәк сату. 2014 елның икенче яртысы йомгаклары буенча без бүләгебезне – фирма логотибы төшерелгән кружкаларыбызны “Квадрат” кибете сатучыларына һәм әлеге кибет кергән холдингның хуҗасы Фаил Сабировка тапшырдык.
Сездән хәбәрләр көтәбез. Нинди темаларга багыш ланган материаллар кирәк. 3-26-46, 3-27-43 телефоннары аша безнең журналистлар һәрбер кешене игътибар белән тыңлаячак.
акцент
Без Коноваловка, Югары Тәкермән, Наратлыкичү, Яңа Мәлкән, Күчмә 1, Иске Маҗын почта бүлекләре коллективларына һәм әлеге бүлекләр хезмәт күрсәткән авыл кешеләренә район газетасына теләп язылган өчен рәхмәт белдерәбез.
безнең өстәмә
Безнең белән хезмәттәшлек иткән “Айсылу”, “Миләүшә”, “Ангелина”, “Яна, “Алан”, “Доминго”, “Денис”, “Кирюша”, “Старт”, “Для Вас”, “Радуга”, “Продукты”, “Мясо” (“Оптика” янында), базар, “На конной площади”, “Йолдыз”, “Ассорти”, “Рифей”, “Садак”, “Парус” (Җиңү паркы янында), “Земфира”, “Пятерочка” (паркта), “Булат” кибетләре хуҗаларына, сатучыларына, безнең газетадан аерылмаган сатып алучыларга олы рәхмәтебезне җиткерәбез.