Бүген авылларның яшәешендә авыл хуҗалыгы производствосында хезмәт куючылар белән беррәттән, эшмәкәрләр дә мәгълүм урын алып тора.
Флүрә МУСИНА
Тырыш, тынгысыз хезмәтләре бәрабәренә авылларын да, үзләренең эшчәнлекләрен дә саклап калырга тырыша алар. Яңа Мәлкән авыл җирлегеннән Маркел Пузырев – шундый эшмәкәрләрнең берсе. Ул авыл тормышына карата үзенең фикерләре белән уртаклашты.
– Маркел Петрович, хә- зерге вакытта эшмәкәрлек белән шөгыльләнү җи- ңелме?
– Мөстәкыйль шөгыль белән тырыш, уңган-булган кешеләр генә шөгыльләнә ала. Үз-үземне мактау булып яңгырамасын, ләкин бу шулай. Иртән кайчан торырга икән дип уйланып ятсаң, бүген нәрсә белән шөгыльләнергә инде дип баш ватсаң, көнне ничек үткәрергә белми зарланып йөрсәң, бернигә ирешә алмыйсың. Мин мәсәлән иртәнге 5тә торырга күнеккән. Җәйге чорда гына түгел, бу ел әйләнәсенә шулай. Юлда да күп йөрергә туры килә.
– Сәүдәгәрлеккә кереп китүең ничегрәк булды?
– Гадәттә, кемдер эшсез кала, яисә нинди дә булса шөгыль табарга аптыраганнан керешә эшмәкәрлеккә, кемдер яхшы бизнеска тап була. Мин үзем дә мәктәптә укыганда эшмәкәр булырмын дип башыма да китермәгән идем, заманасы да андый түгел иде.
1988 елда урта мәктәпне тәмамлагач, армия сафларында хезмәт итеп кайттым. Аннары Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумына укырга кереп, агрономия белгечлеге алдым. Хезмәт юлымны ул чактагы Ленин исемендәге колхозда башладым, төзелеш буенча бригада оештырып, терлекчелек биналарын ремонтлау бурычы куелды, прораб та булырга, пилорамщик та булырга туры килде. Шулай дүрт ел үтеп китте. Тырышып эшләсәк тә, күңел үсмәде, чөнки хезмәт хакын бирүдә тоткарлыклар башланды. Үземнең гаиләгә төзи башлаган йорт та шул килеш торды. Маллар күп асрый идек, ит сатып, үз көчебез белән йортны салып кердек. Колхоз банкротка чыккач, үземә кибет ачу уе керде, ишек алдына кибет салып куеп, хатыным Гөлсембелән эшли башладык. Моңа да инде 14 ел узган. Безнең якның табигате матур, авылыбызның елга буенда урнашуы балыкчыларны үзенә тарта. Авылга кергән юл буенда тагын бер кибет төзегәндә дә, Дусай Кичү авылында кибет-вагон урнаштырганда да юл йөрүчеләргә дә, авыл халкына да уңайлы булыр дип уйладык.
– Ничек уйлыйсыз, эшмә- кәр үзенең эшчәнлеге белән авылны җанландыруга йогынты ясыймы?
– Авылны саклап калуда бар өмет нәкъ менә эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче тырыш кешеләрдә. Аларның эшчәнлеге, активлыгы авылның киләчәген билгели, шуңа да авылларда эшмәкәрлекне тагын да үстерергә, җәелдерергә кирәк дип саныйм. Авыл халкына яхшы мөнәсәбәттә торганда гына дистә еллар буена шәхси кибет тотарга мөмкин. Авылдашлар белән аралашып, алар сораган теге яки бу товарны вакытында алып кайтырга тырышам.
– Шушы җирлектә өч кибет тотасың, депутатлык эшчәнлеге дә алып барасың, спонсорлык ярдәменнән дә читтә калмыйсың. Шуңадыр инде, авыл халкы синең хакта яратып “безнең Маркел” дип кенә сөйләшә.
– Хезмәт юлым авыл белән бәйле, шуңа күрә авылдагы проблемалар миңа яхшы таныш. Нинди дә булса чара үткәрелгәндә читтә калмаска тырышам, ярдәм итә алганда күңел күтәрелә. Кайсы авылны алсак та, һәркайсында актив кешеләр була. Бездә дә шулай. Алар арасында Ринас Сәгъдиев, Альберт Павлов, Рудик Упаев, Альберт Буранов, Наил Гайсин, Фидәрис Шаматов, Рудик Сизов кебек яшьләрнең исемнәрен атап үтәр идем. Күмәк көч белән саллы эшләр башкарып чыгарырга мөмкин. Иске Мәлкән авылында моннан берничә ел элек авыл җирлеге үтенече буенча су башнясы торгызылды, монда өлеш кертүемә авылдашлар рәхмәтле булды. Авыл халкы рәхмәтен җиткерә, уңышлар тели икән, минем өчен шунысы мөһим. Резеда Шиһапова, Яна Мәл- кән авыл җирлеге сәркатибе:
– Маркел авылда үткәрелүче чараларга спонсорлык ярдәме дә күрсәтеп, авыл тормышын җанландыруга өлеш кертә. Авыр хәлдә калган кешеләргә ярдәм кулы суза. Үз эшенең остасы, чын эшмәкәр шулай була. Авылның киләчәге өчен янып-көеп яши. Эше белән дә, гаилә тормышы белән дә башкаларга үрнәк ул.
Лариса Әхмәтшина, Яңа Мәлкән мәктәбе директоры:
– Мондый тырыш эшмәкәр булганда авылыбызның киләчәге өметле. “Үз мәктәбеңә ярдәм ит” акциясе кысаларында күп кенә авылдашларыбыз булышты, рәхмәтем зур. Алар арсында Маркел Пузырев та бар, ашханә өчен җиһазлар алырга ярдәм итте. Быел мәктәпкә капремонт ясалды, шул чакта да төзелеш материалларын үз хисабына Чаллыдан алып кайтып торды. Ул изгелеге үзенә әйләнеп кайтсын.
Римма Вильданова, пенсионер:
– Безнең Дусай Кичү авылында да кибете бар эшмәкәрнең. Маркел сүз тыңлаучан, шуңа күрә мөрәҗәгать иткәндә үк безнең гозеребезне үтәячәген беләбез. Барлык өлкәннәр исеменнән рәхмәтебезне җиткерәсе килә. Эше киләчәктә дә уңышлы барсын дип телибез. Аңа безнең авылда кибет тоту җиңел түгел, чөнки авылыбыз юлсызлыктан җәфалана, урам юлларына да игътибар булыр дип өметләнәбез.