Район терлекчеләре 2014 елны барлыгы 18479,9 тонна сөтне эшкәртү предриятиеләренә озаттылар. Бер сыердан савып алынган сөт уртача 3542 килограмм тәшкил итте. Районда чирек гасыр элек савым югары булса да, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Юрий Исламов әйткәнчә, бер сыерга сөт савып алу буенча мондый күрсәткечкә ирешәлгән юк иде әле.
* * *
Узган ел дәвамында район хуҗалыклары 13913 центнер мөгезле эре терлек ите җитештерделәр. Хәзерге вакытта агрофирмаларда, хуҗалыкларда барлыгы 13392 баш мөгезле эре терлек асрала, бу 2013 ел белән чагыштырганда 135 башка күбрәк.
* * *
“Мензелинские зори” агрофирмасы хуҗалык-ларында 1330 баш сыер исәпләнә. Бүгенге көндә агрофирма терлекчеләре сыерлардан көнгә 10,6 тонна сөт савалар, бу узган елның шул чорына караганда 0,7 тоннага күбрәк.