2014елның 31 декабрендә пенсияне дәүләт белән бергә финанслау программасына гражданнардан гаризалар кабул итү тәмамланды. Шушы срокка кадәр Программага керергә гариза язып та, взнос түли алмаган кешеләр әлеге Программаны активлаштыру өчен 2015 елның 31 гыйнварына кадәр беренче взносларын кертә алалар.
Шул рәвешле, 2008 елның 1 октябреннән башлап 2014 елның 31 декабренә кадәр вакыт аралыгында Программага кереп калган һәм 2015 елның 31 нче декабренә кадәр беренче взносын керткән гражданнарга дәүләт пенсияләрен 10 ел дәвамында өстәмә рәвештә финанслаячак (елга 2000 сумнан да ким булмаган взнос кертелгән очракта).