Татьяна көне

2015 елның 23 гыйнвары, җомга

 25 гыйнвар ата-аналары Татьяна исеме кушкан барлык Россия студентларының һәм хатын-кызларының яраткан датасы. Без дә бу датадан читтә калмадык һәм Минзәлә Татьяналарыннан студент еллары ничек истә калды диеп сораштырдык.

Татьяна Паранина, туган якны өйрәнү музееның кече фәнни хезмәткәре: – Минем студент елларым бик тиз һәм онытылмаслык бу­лып узып киттеләр. Мин алар­ны җылылык хисе белән искә алам, бу – тормышымның иң матур мизгелләре. Педагогия көллиятендәге яраткан укыту­чылардан алган белемнәр тор­мыш тәҗрибәсе белән тулыла­на һәм һәрвакыт кирәк була. Дәрестән соңгы күңелле тор­мыш, КВНнар, концертлар һәм төрле чаралар безнең төркемне тагы да якынайтты, без әле дә дуслык җепләрен югалтмый­быз, аралашабыз, шалтыраты­шабыз, күпләребез гаиләләре белән дуслар. Көллиятнең бу­лачак студенты беренче тап­кыр Татьяна көнен билгеләп үтә башлаган һәм беренче бүләк шигырь белән конверт булды. Аны бөтен Татьяналар­га тапшыралар иде. Хәзер бу бәйрәм минем өчен дин ягын нан буларак әһәмиятле. Мин җәфа чигүче Татьянаны хөрмәт итәм, ул мине һәм гаиләмне са­класын/

Татьяна Петрова, БТИ на­чальнигы – Мин бу көнне икенче туган көнем дип саныйм. Студент еллары онытылмаслык, алар мәңгегә хәтердә кала, бүгенгә кадәр ул вакытларның матур хатирәләре саклана. Уку елла­рын җылылык хисләре белән искә алам. Педучилищены тәмамлагач та, очрашып тора­быз һәм барыбыз бергә ул ел­ларны искә алабыз. Ул бәрәңге алырга барулар, авыл клубын­да дискотекалар, педучили­щеда шимбә көнне була тор­ган кичәләр... Дус һәм күңелле яшәдек.

Татьяна Зуева, яшьләр бүлеге белгече:

– Минем студент елларым педагогия көллиятендә үтте. Бу бик күптән булса да, әле кичә генә кебек. Бүген, 17 елдан соң ул бәхетле елларны сагынып искә алам. Безнең төркемебез бик тату, укытучылар усал, ләкин таләпчән иде. Без төрле конкурсларда, чараларда, КВНнарда катнаштык. Тормыш кайнап торды, һәр көн нинди­дер вакыйга белән тулы иде. Барлык студентларны бәйрәм белән котлыйм һәм укуларын­да уңышлар телим.

Татьяна Урошникова, башкарма комитет эшләре управляющие:

– Студент еллары – тормы- шымның иң матур һәм истә ка­лырлык мизгелләре. Мин бик күп дуслар таптым, кайберләре белән бүгенгә кадәр элемтәдә торам. Ә иң мөһиме – мин үзем кебек студент белән таныштым, соңыннан м ин а ңа к ияүгә ч ык­тым һәм без бик бәхетле.

Татьяна көнендә игътибарсыз калмыйм, мине ирем, туганна­рым, хезмәттәшләрем котлый.

бәйрәм тарихы

Татьяна көне Борынгы Римда император Алек­сандр Севердан зыян күргән Римлы, Татиана хөрмәтенә багышланган. ХVIII нче га­сырда Патшабикә Елизавета Петровна Мәскәү дәүләт уни­верситеты ачылу турындагы Указга кул куя. Беренче ва­кытта бәйрәмне университет ачылу көне буларак бәйрәм иткәннәр, ә соңыннан ул барлык студентларның бәйрәмнәре булды. Безнең илдә Татьяна көне 25 гыйн­варда билгеләп үтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International