Коендылар, изге сулы да булдылар

2015 елның 23 гыйнвары, җомга

18 гыйнвардан 19 ына каршы төндә Коноваловка авылында Покрау храмы янындагы чишмә буенда суны изгеләндерү йоласы уздырылды.

Чишмә буенда традиция бу­енча иордань оештырылды. Изге суда коенучылар аз түгел иде, иорданьның шифалы су­ларына өчәр тапкыр чумып алдылар. Коенып чыкканнан соң аларны чиркәүнең яңа бүлмәсендә пироглар белән чәй көтеп торды.

Качману иртәсендә Ка­зан-Богородица чиркәвендә бәйрәм службалары узды, ул суны изгеләндерү белән тәмамланды. Килгән бар ха­лык изге су алып кайтып киттеләр. Шулай ук 19 гыйн­варда Иске Маҗын авылында төзекләндерелгән чишмә буен­да да суны изгеләндерү йола­сы узды
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International