Штаб тренировкасына әзерләнәбез

2015 елның 23 гыйнвары, җомга

12 февральдә районда гражданлык оборонасы буенча штаб тренировкасы үткәреләчәк. Ул ТРның гражданлык оборонасы торышы, гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм ликвидацияләү, кешеләр куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча республиканың төп чаралар планы нигезендә, районда гражданлык оборонасы буенча чараларга әзерлекне бәяләү максатыннан оештырыла.

Флүрә МУСИНА

Мондый күнекмәләрнең мөһимлеген ТР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең гражданлык обо­ронасы өлкәсендә полномо­чийларны тормышка ашыру бүлеге начальнигы Наил Гәрәев аңлатты. Район башлыгы Айдар Салаховның (ул районда ГО җитәкчесе дә) карары буенча штаб тренировкасына әзерлек буенча чаралар күрелә.

Аны планлаштыру эше белән кабул итү-эвакуация комиссиясе (җитәкчесе Еле­на Сысоева) шөгыльләнә. Эвакуацияләнүчеләрне кабул итү комиссиясенең составы ачы­кланды, комиссия әгъзалары тарафыннан функциональ бу­рычларны өйрәнү буенча ин­структив занятие үткәрелде.

Наил Гәрәев, ТР буенча МЧСның гражданлык оборо­насы буенча вәкиле:

– Җирле үзидарә органна- рының халыкны гадәттән тыш хәлләрдән саклау чарала­рынан үткәрүгә җентекләп әзерләнүенең мөһимлеге бәхәссез. Алда булачак штаб тренировкасы район үзидарә органнарына гражданлык оборонасы буенча алынган белемнәрен практикада ны­гытырга мөмкинлек бирә, дип уйлыйбыз. Гадәттән тыш хәлләрне алдан күрү һәм кисәтүгә, көтелгән зыянны ни­чек киметүгә ирешүне, нинди чаралар кешеләрнең тормы­шын саклап калуга ярдәм итүен һәрбер җитәкче белеп торыр­га тиеш. Алган белемнәрне һәм күнекмәләрне район кешеләренә чынбарлыкта кулланырга туры килмәсен, әлбәттә, әмма без барысына да әзер булып торырга тиеш.

куркынычсызлык

Гражданлык оборонасы – ул халыкны, матди һәм мәдәни байлы­кларны хәрби хәрәкәтләр кертелгәндә килеп туган хәвеф-хәтәрдән саклауга әзерләнү буенча чаралар системасы. Бу өйрәнүләрдә редакция дә катнашачак. Безнең бурыч – хәбәрне тиз арада минзәләлеләргә җиткерү. Шуңа күрә menzela.ru сайтына күз салга­ларга онытмагыз. Радиоларыгызны 107,3 каналына көйләп куегыз. Хәбәр аның аша да киләчәк.

 

безнең өстәмә

Комплекслы тикшерү барышында гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу куркынычы янавы турында халыкка кичекмәстән хәбәр җиткерү, шулай ук эвакуация чараларының үтәлеше, райондагы эвакуация органнарының (кабул итү комиссияләре һәм пунктлары) идарә итү сәләте һ.б.лар ка­ралачак.

Штаб күнекмәсе барышында эвакуация-кабул итү комис­сиясе (ЭПК) һәм эвакуацияләнүчеләрне кабул итү пункты (ПЭП) җитәкчеләре белән инструктаж уздырылачак. Шул ук вакытта гражданлык оборонасы хезмәтләренең эвакуация чараларын оештыруга хәзерлекләре турындагы документ­лары өйрәнеләчәк. Моннан тыш эвакуацияләнүчеләрне кар­шылау, хисапларын алу, аларны эвакопунктларга озатуны оештыру һ.б. мәсьәләләр каралачак. Тренировканың бары­шына ТР МЧСы вәкилләре күзәтчелек итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International