Шәһәребезнең 2 нче санлы урта мәктәбендә “Мин татарча сөйләшәм” акциясе кысаларында төрле чаралар үткәрелде.
Акция атналык линейка белән башланып китте. Аны 7 нче А сыйныфы укучылары белән татар теле укытучысы Чулпан Рәхмәтуллина оештырды. А Логинов рус малае булуга карамастан, саф татар телендә «Каенлыкта» җырын башкарып, барысын да шаккаттырды.
Лилия Латыйпова үзенең укучылары белән халык арасына чыкты. Балалар кибетләрдә, урамда кешеләр белән татарча аралашты, кулдан төзелгән татарча сүзлекләр таратты. 5-9 нчы сыйныф укучылары исә гаиләләрендә татарча аралаштылар. Үзләренең татарча иркен аралашуларын дәлилләгән бик матур видеоязмалар алып килделәр.
5 нче Б сыйныф укучысы Лилия Коршунова, 6 нчы сыйныф укучылары Юлия Кукаркина, Анжелика Петрова, мәктәбебезнең тарих фәне укытучысы Ольга Сәлимуллина һәм аның улы Владислав, 9 нчы А сыйныф укучысы Лилия Хәкимовалар уздырылган чараларда актив катнаштылар. Ландыш Шәмсетдинова һәм Айсылу Ханова төрле сыйныфлар арасында иншалар, сүзлекләр конкурсы үткәр- деләр. Ольга Ямаеваның укучылары китапханәдә, ашханәдә хезмәткәрләр белән һәм үзара татар телендә аралашып, телне ни дәрәҗәдә яхшы белүләрен күрсәттеләр.
Илгизә Миңнегалиева ачык дәрес күрсәтте. Соңыннан үткәрелгән чараларга нәтиҗә ясалды, дип хәбәр итә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлфинә Хамаева.