БЕРЕНЧЕ ӨЧЛЕКТӘ – ЧУЛМАНЛЫЛАР

2015 елның 23 гыйнвары, җомга

Район буенча сыерлардан иң күп сөт савып алучыларның өчесе дә “Сөт иле-Чулман” филиалының Балтай савымчылары.

Валентина Хәйретдинова үз төркемендәге сыерлардан 2014 елда 3827 центнер сөт савып алып, район буенча аңа тиңнәр юк. Аның төркемендәге һәр сөтлебикә 4115 кило сөт биргән. Ә икенче урында тулай савым буенча Дания Ямалетдинова бара, ул барлыгы 3731 цент­нер сөт сауган, икенче урын­да булса да, аның сыерлары сөтлерәк, ул һәр сыер башына елга 5112 кило сөт сауган.

Югары Тәкермән фермасы са­вымчысы Наилә Тукаева 3393 центнер сөт савып, өченче урынны били, аның һәр савым сыеры 3688 кило сөт биргән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International