Район буенча авыл хуҗалыгы техникасының тузу дәрәҗәсе 40 процент тәшкил итә. «Сөт иле-Минзәлә” филиалы хуҗалыкларында да хәлләр шулайрак. Димәк, алдагы язгы кыр эшләренә әзерлек барышында шактый искергән техниканы сафка бастыру өчен гаять зур эш башкарырга туры киләчәк.
Дилфас ГАЛИЕВ
МТСта ремонт башланыр алдыннан аның бинасын җылыту өчен махсус утын белән ягып җылытыла торган мичләр ясаганнар, ремонтчылар өчен бүлмәне яхшылап ремонтлаганнар. Хәзер ремонт эшләре барганда механизаторлар шунда кереп ял да итәләр, тукланалар да.
– Филиалның техника паркына көздән үк җентекле мониторинг үткәрелде, – ди бу уңайдан филиалның баш инженеры Геннадий Попов. – Шуңа ярашлы, һәр бүлекчәдә ремонт таләп ителүче техника, тагылма инвентарь ачыкланды, аларны сафка бастыруның графигы төзелде. Филиалда язга әзерлекне киң колач һәм җитез темплар белән алып баручы буларак билгеләделәр. МТСта ремонтчылар белән Рәмзил Хәлиуллин җитәкчелек итә.
Техника ремонтлауда Рудик Гурьев, Илгиз Фатхуллин, Анатолий Волосков кебек механизаторлар өлгерлек күрсәтә.
Рәмзил Хәлиуллин:
– Бер “МТЗ-82”, ике “МТЗ-1221” тракторы, дүрт “Полесье-280” азык хәзерләү комбайны сафка бастырылды, башка авыл хуҗалыгы машиналары эшкә яраклы хәлгә китерелде. Бер азык хәзерләү комбайны шушы көннәрдә ремонтланып бетәчәк. Азык хәзерләү комбайнын ремонтлауда Татарстанның атказанган механизаторы Флүр Кәбиров, Юрий Коршунов (өстәге рәсем), пресс-подборщикларны ремонтлауда Рәкыйп Фәрхетдинов һәм Зөлфәт Нуриевлар (астагы рәсем)сынатмыйлар.
Электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы Борис Сапаев аларга һәрчак ярдәмгә килә. Ул ремонтка кирәк булган детальләрне заводта чыккан сыман итеп ябыштырып бирә. Ремонтланган техниканы үзем барлык җирләрен энәсенә чак- лы тикшереп кабул итеп аламын. Ә катлаулы детальләр һәм запас частьләр белән филиалның баш инженеры Геннадий Попов тәэмин итеп тора, Чаллы шәһәренең “Агросервис” ҖЧҖ дән алып кайта.
Филиалның бүлекчәләрендә дә тагылма инвентарь, туфрак эшкәртү агрегатлары һәм гади чәчкечләрне сафка бастырасы, әзерлек сызыгына куясы бар. Хәзерге вакытта төп игътибар тракторлар, азык хәзерләү комбайннары ремонтлауга юнәлтелгән. Филиалда язгы кыр эшләрендә катнашачак 49 берәмлек тракторның 60 проценты әзерлек сызыгына куелган.Филиалда кыр эшләрендә катнашачак барлык техниканы 1 апрельгә әзерлек сызыгына кую бурычы тора.
Беренче графа-хуҗалыклар, агрофирмалар исеме, икенче-авыл хуҗалыгы эшләрендә катнашачак техникаларның саны, өченче- аларның язгы кыр эшләренә әзерлеге (процентларда).
Заиковский тракторлар 21 100
азык әзерләү комбайны 2 100
бөртек суктыру комбайны 6 100
авыл хуҗалыгы машиналары 100
“Мензелинские зори” тракторлар 53 70
азык әзерләү комбайны 7 60
бөртек суктыру комбайны 29 60
авыл хуҗалыгы машиналары 60
“Сөт иле-Чулман” тракторлар 53 70
азык әзерләү комбайны 5 50
бөртек суктыру комбайны 14 50
авыл хуҗалыгы машиналары 70
“Сөт иле-Минзәлә ”тракторлар 49 60
азык әзерләү комбайны 5 80
бөртек суктыру комбайны 14 50
авыл хуҗалыгы машиналары 50
Район буенча техникаларның әзерлеге 60 процент тәшкил итә.
сан
Филиалда бүгенге көндә ике ХТХ-215, ике К-701, бер Т-150К, ике К-744, 11 берәмлек МТЗ-80(82), җиде 82,6, дүрт ДТ-75, бер Т-4, 18 берәмлек МТЗ-1221, бер YUTONG 931А тракторы исәпләнә. Ә район буенча хуҗалыкларда барлыгы 222 берәмлек трактор бар. Район буенча алты мастерскойда 35 слесарь ремонт белән шөгыльләнә.