ТР Премьр-министр урынбасары, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры, “ТР билбау көрәше федерациясе” төбакара иҗтимагый җәмгыяте президенты Марат Әхмәтовтан район башлыгы Айдар Салахов исеменә котлау хаты килгән.
Анда: «Хөрмәтле Айдар Фәслахович, район спортчыларыгызның уңышлы чыгыш ясаулары белән тәбрик итәм. Көрәшчеләр ирешкән казанышлар Минзәлә районында үсеп килүче яшь буын өчен яхшы үрнәк булып тора», дигән юллар бар.
Декабрь аенда Теләчедә 1997-1999 нчы елгы яшүсмер егетләр һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча Дөнья беренчелеге узган иде. Татарстан көрәшчеләре уңышлы чыгыш ясап, 27 медальгә лаек булдылар: 10 алтын, 7 көмеш һәм 10 бронза. Безнең район командасының да нәтиҗәләре сөендерерлек: 3 медаль яуладылар. Сәрия Гыйльметдинова (44 кг) һәм Альбина Шәмсетдинова (70 кг) дөньяның алтын призерлары булдылар, ә Рузилә Мөхәмәтова (70 кг дан югары) бронза медальгә лаек булды.