2014 елның 13 августыннан Татарстанда икътисадның бюджеттан тыш секторында эшләүче хезмәткәрнең минималь эш хакы күләме 6420 сумны тәшкил итә. Республиканың дәүләт һәм муниципаль учреждениедә эшләүче хезмәткәрләрнең минималь хезмәт хакы күләме агымдагы елның 1 гыйнварыннан 5965 сум булды.
Районда халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия эшли. Комиссиянең төп максатларының берсе – “соры” хезмәт базарын легальләштерү. Россия Федерациясенең Хезмәт Кодексы нигезендә, эшкә алынган һәр хезмәткәр белән хезмәт килешүе төзелергә тиеш.
Формаль булмаган хезмәт мәшгульлеге фактларына тап буласыз икән, бу хакта 3-17-44, 3-13-81 “кайнар линия” телефоннарына шалтыратып әйтә аласыз.