Вакцина котыру авыруыннан саклый

2015 елның 19 гыйнвары, дүшәмбе

Узган ел Минзәлә районы буенча котыру авыруы шиге булган өч очрак теркәлгән.

Бер очрак лаборатор тикшеренүләр белән расланган. Мал­ларда һәм йорт хайваннарында котыру авыруын булдырмау өчен профилактик прививкалар ясала. Әйтик, узган ел дәүләт ветери­нария берләшмәсе белгечләре район буенча 9323 баш мөгезле эре терлеккә, 1131 баш эткә һәм 914 баш песигә вакцинация яса­ганнар. Котыру авыруы белән хайваннар гына түгел, кешеләр дә авырырга мөмкин. Шуңа күрә бу куркыныч авырудан саклык ча­раларын күрү бер дә зыян итмәс. Моның өчен малларга һәм эт- песиләргә бушлай вакцина яса­тырга киңәш итә район ветерина­рия берләшмәсе. Прививка ясау ветеринария поликлиникасында уздырыла. Тулырак мәгълүматны 3-17-06, 3-13-05 телефоны аша алырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International