Без ел саен 9 нчы май көнендә Бөек Җиңүгә багышланган бәйрәм парадына барабыз. Анда күкрәкләренә орден, медальләр таккан чал чәчле ветераннарны күргәч, безгә тыныч тормыш бүләк иткән өчен – рәхмәт хисе уяна. Шуларның берсе – Алексей Афанасьевич Назаров.
Алексей Афанасьевич 1921 елда Мәлкән авылында туа. Дәһшәтле сугыш елларын күргән бу бабай хәзер тормыш иптәше Елена Егоровна һәм кызы Мария белән тора.
Сугыш башланган вакытта яшь егет Алексей Сталинград шәһәрендә хәрби заводта эшләгән булган. Эретеп ябыштыручы һөнәрен шунда ук, заводта үзләштерә һәм көненә 20шәр сәгать станок артында уздыра. Сталинградка бомбаларның төшкәнен ул бүгендәй хәтерли.
Беренче көнне Сталин- градның бер кырыен бомбага тота башладылар. Икенче көнне шәһәрдә бөтенләй исән җир юк. Самолетлар чыпчыклар сыман килеп җиттеләр. Безнең барак янына снаряд төшеп, тәрәзәләрне кырып бетерде, – дип сөйләде Бөек Ватан Сугышы ветераны Алексей Назаров.
1942 нче елда Алексей абый өйгә кайту бәхетенә ирешә. Ике көн дәвамында, 200 км җәяү үтеп солдат туган җиренә кайтып җитә, тик сөенечле көннәр чутлы гына була. 15 көннән соң ике Мәлкән егетен фронтка җибәрәләр.
Өйгә кайтып җиттем, ишегалдына кереп барганда, эт өрә башламасынмы! Әни чыккан, ишек аша гына миңа эндәшә “Син кем? Кем белән кайттың?” дип. Башта ышанмады минем кайтуыма, ишекне дә ачмады. Соңыннан кертте инде. Икенче көнне мунчалар кереп, авыл Советы рәисе белән очрашырга киттек иптәшем белән. Ул безгә “Егетләр, нинди замана икәнен үзегез беләсез, ике атнадан ары тота алмыйм мин сезне монда” дип әйтте, – диде Алексей Афанасьевич.
Хезмәт иткән дәвердә биш тапкыр сугышның иң упкынында булдым, дип искә төшерә каһарман. Беренче тапкыр гаскәрләр рәтенә Алексей Афанасьевич Луганск шәһәрендә баса. Снарядлардан, миналардан калган чокырларда дусларының үле гәүдәләрен күреп тә, алга барган егетләрнең кайтырларына өметләре сүнгән була ул чакта.
Курку хисе юк иде, кайтырбыз да дип өметләнмәдек. Андагы нәрсәләрне күргәннән соң, ничек исән калырмын дип ышанасың инде, – диде ул.
Шундый сугышның берсендә алган ул иң кадерле бүләген – “Батырлык өчен” медален. Нарва шәһәрен фашистлардан азат итүдә катнашканда Алексей абый бик авыр яралана, аның янына мина төшә һәм баштан алып, аягына кадәр җәрәхәтләнә.
Алексей бабай гомер буе атлар караган. Пенсиягә ул медицина училищесыннан атлар караучы вазыйфасыннан китә. Тормыш иптәше Елена белән алар 5 бала тәрбияләп үстергәннәр, 11 оныгы, 8 оныкчыгы бар аларның. Елена Егоровна шулай ук ветеран, сугыш елларында тылда окоп казып, көне-төне эшләп узган аның да көннәре. Кызлары Мария әти- әнисен карар өчен алар янына күчеп килгән, инде 5 ел биредә тора.
Алисә ШАХАБУТДИНОВА