Якташыбыз былтыр олы юбилеен билгеләп үткән Фәнзаман Баттал 2014 елның октябрь ае ахырында якташларым турында зур сәяхәтнамә язам, “Казан утлары” журналында бастырып чыгарам дип, өч-дүрт көн буе районны аркылыга-буйга гизеп йөргән иде. Нәтиҗәсен күрер вакыт җиттеме? Сүзеңдә тордымы? Хәбәрчебез Илдус Шаһиев әнә шул сорауларга җавап бирүне үтенеп Фәнзаман Батталга мөрәҗәгать итте.
Фәнзаман Баттал:
− Төрттереп, шаяртып сөйләшү гадәтең ошый миңа... Кәефем күтәрелеп китте!.. Әйт әле, Илдус энем, бер генә мәртәбә булса да, вәгъдәмдә, сүземдә тормаган чагымны хәтерлисеңме? Мин бит туган төбәгем буйлап синең дә ярдәмең, хәер- фатихаң белән йөрдем ул көннәрдә: транспорт белән син тәэмин иттең, руль артына шәп журналистың Дилфас Галиевны утырттың. Шуннан соң да сүземдә тормасам, мин кем булам инде? Әйе, Аллага шөкер, вәгъдәмне үтәдем, ул язмамны ноябрь башында ук “Казан утлары”на тапшырдым. Журнал бит ул язган әйбереңне шул ук атнада бастырып чыгара торган гәҗит түгел. Бигрәк тә зур әсәрләрне өч-дүрт айдан гына планга кертәләр. Ә мин язган сәяхәтнамә журналның кимендә 15-20 битен биләр сыман. Әле үзем дә чылтыратмакчы идем сиңа. Ике көн элек кенә белдем: редакторы Илфак Ибраһимов февральдә чыгачагын әйтте, алай гына да түгел, ул санның тулы планын да күрсәтте. Димәк, миннән − язу, якташлардан − уку.
− Шулаен-шулай да бит, Фәнзаман абый, Минзәләдә “Казан утлары”на язылган кешеләр йөзгә дә тулмый сыман... Мәсәлән, Минзәлә турында андый ук күләмдәге язманы гомерем буе “Казан утлары”да бер тапкыр да күргәнем булмады... Ул журнал кемнәрнең генә кулына керер микән, дип әйтүем...
– Һәркайсы турында тәфсилләп язылган байлар, түрәләр, эшмәкәрләр, игелекләрен җуймаган түрәләр һичьюгы ярты яки бер елга язылмаслар микәнни?! Әнә, районда һәр кешегәгә мәгълум булган, “Чаян” журналында ел буе кызыклы язмалары басылып барган Юрий Гарнышев, туганнарына, авылдашларына бүләк итү өчен, урысча әйтсәм, унбиш подписка ясап бирде. Ә минем сәяхәтнамәдә игелекле түрәләр, күп миллионнар белән эш итүче байлар шуның үрнәген дә кабатлый алмаслар микән? Ул журнал бит алар өчен гомерләре буе туган-тумачаларына, якыннарына, коллегаларына автографлар язып, истәлек өчен бүләк иткәләп, өләшкәләп яшәрлек. Минемчә, андый гына акчага мохтаҗ затлар түгел алар. Мәсәлән, үзәк мәчеткә биш-алты миллионлык бизәү, ягъни дизайн эшләтеп бүләк иткән Фаил Сабиров, үзенчәлекле игелек кылучы Мисхәт Авзалов, Дәвекнең талантлы эшмәкәре Язкәр Биҗанов, “Воровский” посёлогын аякка бастыру һәм яңарту максатында ихлас күңелдән эзлекле эш алып баручы Алексей Юдин, шул ук Юрий Гарнышев, Иске Тәкермәннең кайбер мәктәпләргә тоннасы-тонасы белән яшелчәләр бүләк иткән Дәүләтовлары... Район башлыгы Айдар әфәнде Сәләховның игелекле эшмәкәрләр хакында үзенчәлекле фикерләрен дә яшермәдем язмамда. Ул да журналга игътибар итәрдер...
− Казаныңа китәр алдыннан, бик кызыклы өлешләре дә булыр язмамда, дигән идең...
− Мин Минзәләдән бер чакта да аерылып бетмәдем бит. Ел саен берничә мәртәбә кайтам, районның һәм халыкның хәле белән кызыксынам, төпченәм − гадәтем шундый. Бала чагымнан башлап районда нинди генә гыйбрәтле, кайгылы, кызыклы һәм... үкереп еларлык хәлләрне, вакыйгаларны гына күрмәдем икән үз гомеремдә?! Шуң күрә төрле елларда күргән хәл- әхвәлләр белән дә чагыштырдым Минзәләмнең бүгенгесен. Төрле чордагы игелекле затлар да, бәгырьсез, кансыз түрәләр сыйды язмама. Мәсәлән, Калинин исемендәге колхозда 35 ел эшләгән, халкында кешелекле буларак танылган, шул халыкны эшләтә белеп, районда беренчелекне бирмәгән, дүрт орденга лаек булган Касыйм Гафиятов турындагы вакыйгалар да шактый бу язмада. Сокланып кына калмаслар укучылар ул игелекле җанга, аның җитәкчелек итү ысуллары белән танышканда әледән-әле мәхәбәтле көлүләре дә еш булыр. Бәлки әле, күңелләре нечкәреп, күз яшьләрен сөртә-сөртә утыручылар да табылыр укып утырганда. Шулай ук хәзерге карун һәм капсайотар байлар да керде журналга. Аларының исемнәрен язмасам да, күп укучыларыбыз беләчәк аларның кемлеген. Безнең якташлар бик сизгерләр бит!
− Шулай да күп таралыр микән журналның һичьюгы февраль саны?
− Анысын белмим, Илдус энем. Шуны гына әйтә алам: журналның ул санын үзем дә егерме-утыз данә сатып алачакмын. Ни өчен икәнен үзең дә сизендең кебек... Башка районнарда туып-үскән каләмдәшләремнең борыннарына төртеп: “Менә мин үз Минзәләм турында нәрсә яздым!”, дип горурлык белән автограф язып бүләк итү өчен. Әле күрерсең, үз районнары турында, шушы ук темага, шушы ук журналга аларның да язасы килер. Аларда да игелекле эшмәкәрләр, якташлары турында адәмчелек белән кайгыртучы түрәләр бетмәгәндер. Ничек кенә язмасыннар, безнең үрнәктә, Минзәләбез үрнәгендә булыр!
−“Сатып алачакмын” дидең. Андый мөмкинлек тә бар, алайса?
− Теләгең ныклы булса, барсы да булачак. Шуны гына өстисем калды: сатып аласы килгәннәр, акчаларын туплап, 20 январьга кадәр күпме данә кирәклеген белдерсәләр, өстәмә тираж бастырып булырына шигем юк.