Игелекле ел

2015 елның 19 гыйнвары, дүшәмбе

Минзәлә коррекция интернат- мәктәбендә тәрбияләнүче балаларның Чыршы бәйрәмендә район башлыгы Айдар Салахов бу елны әнә шулай дип атады.

Коррекция интернат-мәктәбендәге Чыршы бәйрәме бик күңелле узды. Балаларның бу бәйрәмне сагынып көткәннәре сизелеп тора, ныклап әзерләнгәннәр: фойеда кунакларны матур итеп бизәлгән купшы чыршы каршы ала. Янәшәдә стенаны тутырып балаларның иҗат җимешләре – Яңа елга багышланган рәсемнәр урнаштырылган. Аларга карауга елмаеп куясың, ихлас күңелдән ясалган әлеге рәсемнәрдә балаларның кәефләре чагылыш тапкан төсле.

Интернат-мәктәпне быел 11 бала тәмамлаган, хәзер монда 101 бала тәрбияләнә. Биредә күптәнге традиция буенча Чыршы бәйрәме алдыннан бер төркем социаль партнерлар балаларга Яңа ел бүләкләре тапшырып, бәйрәм белән котлый. Чираттагысы да шулай булды: кунакларга үзләренең Яңа ел та­машасын күрсәткәннән соң, балаларга бүләкләр тапшырылды, мәктәп коллек­тивы адресына котлау сүзләре, теләкләр яңгырады.

Бәйрәмдә район башлыгы Айдар Салахов, “Генерирующая компания” генераль директоры Рәүзил Хаҗиев, әлеге компаниянең идарә эшләре на­чальнигы Гүзәлия Әхмәдиева, “Сетевая компания” ААЖ генераль директоры урынбасары Вадим Лукин, “Технотрон” ПК ЯАҖ генераль директоры урынба­сары Руслан Шәрәфетдинов, Түбән Кама электр челтәрләре директоры Владимир Уржумцев, Минзәлә РЭСы начальнигы Радик Гайсин, “ресурс-Хо­динг” ТЭА генераль директоры Рушад Мостафин, Тукай районара тикшерү ко­митеты җитәкчесе Роман Шипков һ.б. оешмаларның вәкилләре катнашты. Килгән кунаклар бер-бер артлы чыгыш ясап, балаларга һәм мәктәп коллекти­вына уңышлар, сәламәтлек, күтәренке кәеф теләделәр, күчтәнәчләрен, уенчы­кларын өләштеләр.

Айдар Салахов, район башлыгы:

– 20014 ел коррекция интернат- мәктәбенә карата игелекле ел булды, республика программасы буенча 51 млн сумнан артык суммага капремонт эшләре башкарылды. Моннан тыш социаль партнерлар көче белән бүлмәләрдәге мебельләр яңартылды, ашханәгә яңа җиһазлар алынды. Мәктәп күмәк көч белән ремонтланды дисәк тә артык бул­мас. Шул рәвешле балаларга уңайлы шартлар тудырылды. Яңа елда барлык матур теләкләр кабул булсын, шатлык- куанычлар алып килсен!

Рәүзил Хаҗиев, “Генерирующая ком­пания” генераль директоры:

– Мәктәп тагын да җылырак, якты­рак, уңайлырак булсын өчен зур көч куйдык. Киләчәктә дә бердәм булыйк, мәрхәмәтлелек юлдаш булсын.

Вадим Лукин, “Сетевая компания” ААЖ генераль директоры урынбаса­ры:

– Без төп эшебездән тыш алга таба да үзебезнең идеалларга тугры булып ка­лырбыз, балаларга ярдәмебезне ташла­мабыз. Һәркемгә уңышлар, саулык, кәеф күтәренкелеге телим.

Камил Нәҗмиев, коррекция интернат-мәктәп директоры:

– Безнең мәктәбебезне яңартып, ба­лаларга яшәү һәм белем алу өчен, һөнәр алу өчен уңайлыклар тудырган өчен республика, район җитәкчелегенә, моңа өлеш кертүче һәрбер оешмага, коллективка, аеруча төзүчеләргә, иге­лекле эшләре һәм бүләкләре өчен со­циаль партнерларыбызга рәхмәтемне җиткерәм.

Кристина Буренкова, мәктәпнең 2014 елгы чыгарылыш укучысы:

– Мин үзем Биектау районыннан, мәктәптә 4 ел укыдым. Казандагы 33 нче төзелеш көллиятенә укырга кер­дем, биредә штукатур-маляр һөнәренә укыйм. Яңа ел каникулында мәктәпне, дусларымны сагынып Минзәләгә кунак­ка кайттым. Мәктәп шундый матурлан­ган, үзгәрешләр күп. Белем һәм тәрбия биргән мәктәп коллективыма рәхмәтем зур.

Лена Фуреева:

– Кызыбыз Полина биредә 4 нче сый­ныфта укый. Мәктәптә кызыма барысы да ошый, аларга бөтен шартлар туды­рылган, мәктәпне тәмамлаганда нинди дә булса һөнәр дә алып чыгулары бигрәк тә яхшы, без, ата-аналар бик канәгать.

Флүрә МУСИНА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International