Балмаскарад күңелле үтте

2015 елның 14 гыйнвары, чәршәмбе

Җәмәк авылындагы клубта быелда Яңа елны кар­шылау тантанасы күңелле үтте. Яшь җырчы Таңсылу Әлмиева курсташы Илнур белән зур концерт куйды. Авыл халкы һәм кайткан кунаклар төрле уеннарда актив катнашты, лотерея билетлары уйнатылды. Ло­тереяга яңа суелган каз, ике центнер катнаш азык, салам, бал һәм башкасы куелган де. Иң зур призны, ягъни дүрт кило ярымлы казны Венера Фаттахова отты. Балмаскарадны үткәрү өчен “Мензелинские зори” агрофирмасы Калинин хуҗалыгы 4 мең сум күләмендә акча белән ярдәм иткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International