Минзәлә районы республикада иң беренчеләрдән булып гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү программасына керде, документларны вакытында һәм дөрес рәсмиләштерде, шуның нәтиҗәсендә гражданнар яңа фатирларга күченергә әзерләнә башлады.
Үткән елның соңгы көннәрендә Юртау бистәсендә яшәүчеләргә Татарстан һәм район җитәкчелеге зур бүләк әзерләде. Биредә районда киң колач белән башланып киткән гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү программасы буенча төзелгән йорт файдалануга тапшырылды.
Тантанада район башлыгы Айдар Салахов болай диде:
– Йортны тапшыру бик әһәмиятле вакыйга: әлеге программа буенча районда төзелгән иң беренче йорт бу. Яңа Маҗын авылында да ике йорт төзелеп бетте, шулай ук шәһәребезнең Изыскательләр бистәсендә дә өч 18әр фатирлы йорт төзелә башлады, элеккеге тулай торак урынында да күпфатирлы йортка нигез салынды, ике дистәдән артык йорт Садак бистәсендә төзелә. Яңа елда күп йортлар тапшырылачак, ә программа дәвам итәчәк әле. Юртау авыл җирлеге башлыгы Ирек Кадыйров тантанада катнашучыларны бистә тормышы белән таныштырды, быел башкарылган эшләргә тукталды:
– Юл төзелеше, яңа төзелгән йортларга газ кертү, электр үткәрү, су белән тәэмин итү буенча күп эшләр башкарылды. Бистәнең инфраструктура үсешен яхшыртуда кайгыртучанлык күрсәткәннәре өчен республика хөкүмәтенә, район җитәкчелегенә, төзүчеләргә зур рәхмәтемне җиткерәм. Әлеге йортның территориясен төзекләндерү буенча эшләр җәйгелектә дәвам итәчәк, 1,5 млн сумга алынган балалар мәйданчыгы да биредә җиһазланачак.
“Гарант Плюс” җитәкчесе урынбасары Илнур Галиев:
– Яңа объект яңа ел бүләге булсын өчен төзүчеләр зур көч куйды. Фатир хуҗалары яңа йортка сакчыл карасыннар иде.
Райбашкарма комитеты җитәкчесе Илгизәр Шагалиев та яңа йорт хуҗаларына теләкләрен җиткерде.
– Сез моңа кадәр яшәгән йортның федераль программага керүе – сезнең бәхетегез ул. Шуңа күрә сез хөкүмәтнең ярдәмен аңларга һәм моны ты рыш хезмәтегез белән акларга тиеш, – дип программаның шартларын искәртеп узды.
Фатир хуҗалары исемен- нән савымчы Елена Бокова, тәрбияче Светлана Тукбаева республика, район җитәкчелегенә, авыл җирлеге башлыгына рәхмәтләрен җиткерделәр:
– Без элек яшәгән торак бик искергән иде. Хәзер бу яңа йорттагы фатирга сөенеп туеп булмый, аерым газ казаннары эшләп тора, газ кергән, су килә, электр балкып тора, бүлмәләр иркен, якты, бөтен шартлар бар.
безнең өстәмә
Гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү программасы буенча районда 35 йорт төзелә, әлеге объектларда төзелеш динамикасы түбәндәгечә: җир эшләре барлык йортларда да төгәлләнгән, фундамент салу – 97,1 процент, стена күтәрү – 80 процент, 23 йортта (65,7 процент) түбә ябу төгәлләнгән, эчке бизәү эшләре башкару 8,6 процент тәшкил итә.