Авыл урамнарын яктырту программасы быел да дәвам итә

2015 елның 14 гыйнвары, чәршәмбе

Безнең “Минзәлә” ММҮ каршында эшләп килүче menzela.ru сайтында авыл урамнарын яктыртуга кагылышлы комментарий калдырылган иде. Әлеге сорауга район башкарма комитетының төзелеш, архитектура һәм ТКХ бүлеге начальнигы Евгений Басков болай дип җавап бирде:

– 2014 елда районга урамнарны як­тырту программасы буенча 5 млн сум акча бүлеп бирелгән иде. Әлеге про­грамма ТР Министрлар Кабинеты күрсәтмәсе буенча тормышка ашыры­ла. Әмма барлык авылларда да берью­лы яктырткычлар урнаштыру мөмкин түгел. Әлеге программаның күп елларга исәпләнүен дә әйтеп үтәргә кирәк. 2014 елда түбәндәге авылларда урамнар­га яктырткычлар урнаштырылды: Иске Александровка (25), Иске Иркәнәш (31), Бикбау(20), Тауасты Байлар(35), Югары Тәкермән(52), Юртауда (15), шулай ук шәһәрдә Садак бистәсендә 55 һәм баш­ка урамнарга 120 яктырткыч урнашты­рылды. Шулай итеп барлыгы 353 яктырт­кыч урнаштырылды, шуның 175е (2 млн 455 мең сумы) шәһәргә туры килә.

2015 елга шундый ук сумма бүлеп бирелгәндә, түбәндәге авылларда урам­нарга яктырткычлар урнаштыру план­лаштырыла: Әтрәкле, Тат.Мөшеге, Яңа Айман, Урыс, Тулбай, Гөлек, Яңа Маҗын, Яңа Мәлкән, Иске Мәлкән, Дусай Кичү, моннан тыш шәһәрдәге Гурьянов, Социа­листическая һәм Школьная урамнарына.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International