Киңәшмәдә катнашты

2015 елның 14 гыйнвары, чәршәмбе

Казанда “Сервис-Агро” ҖЧҖ дә Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов катна­шында бәрәңге һәм яшелчә үстерүчеләр белән зур киңәшмә булды. Әлеге киңәшмәдә бөтенесе 20ләп КФХ һәм хуҗалык җитәкчеләре катнаш­ты. Анда безнең районнан КФХ “Дәүләтов” җитәкчесе Нәсим Дәүләтов сугарылган җирләрдә кишер үстерү, эшкәртелгән һәм төрелгән продукцияне сату тәҗрибәсе белән уртаклашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International