Бүләкләре – чын күңелдән

2015 елның 14 гыйнвары, чәршәмбе

Район Советы депутатлары Равил Миңнехуҗин һәм Александр Леванов район күләмендә үткән төрле мәдәни чараларга финанс ярдәме күрсәтү белән беррәттән, шәфкатьлелек акияләрендә дә бик теләп һәм чын күңелдән катнаштылар.

Елдагыча Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан берничә учреждениедә шәфкатьлелек мизгелләре бүләк иттеләр.

Өлкәннәр йортында “Умыр­зая” сәламәтләндерү үзәгендә, “Тургай” приютында булып, хезмәткәрләр, балалар, өлкәннәр белән очрашып, аралашып алуга бәйрәм ал­дыннан күңел күтәренкелеге өстәделәр, мулдан алып килгән бүләкләрен өләштеләр.

* * *

Иркәнәш авыл җирлегеннән сайланган район Советы де­путаты Равил Миңнехуҗин һәрвакыт үз җирлеге бала­ларын да кайгырта. Ул бу юлы да Иркәнәш гомумбе­лем бирү мәктәбенә бала­лар өчен Яңа елны каршылау бәйрәмен уздыру өчен мате­риаль ярдәм күрсәтте. Депутат биргән акчага мәктәптә төрле номинациядә җиңүче балалар бүләкләнде, алар рәхәтләнеп күңел ачтылар.

* * *

Кадрәк авыл җирлегеннән сайланган депутат Муса Хәбибуллин үз авылдашла­рын да онытмый, аларның сәламәтлекләре турында кай­гырта, булдыра алганча ярдәм итәргә тырыша. Әле шушы араларда гына ул Җәмәккә Минзәлә хастаханәсе табибларын алып килеп авылдаш­ларына медицина тикшерү үткәрттерде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International