Хөрмәтле
райондашлар!
Көтеп алына торган һәм яраткан, гаилә җылысы белән сугарылган һәм киләчәктә үзгәрешләргә өмет багланган бәйрәм – Яңа ел якынлаша. Яңа ел бәйрәмнәре – безне, ничә яшьтә булуга карамастан, тылсымга ышандыра торган гаҗәеп вакыт.
Курантлар сугар чак җиткәндә, без һәрвакыт, ихтыярсыз, узган елга борылып карап, аның вакыйгаларын барлыйбыз. Районыбыз үсеш һәм яңарыш кичерә, үзендә яшәве һәм эшләве рәхәт булган чиста һәм яшел төбәккә әйләнсен
өчен һәркем үзеннән өлеш кертсен иде. Без торак йортлар һәм социаль объектлар төзибез, юллар төзекләндерәбез, агачлар утыртабыз. Минзәләбез казанышлары – ул биредә яшәгән барча кешенең хезмәте, һәм һәрберебез аның уңышлары белән горурланырга хаклы.
Я к ы н л а ш ы п килгән Яңа елны без зур планнар һәм өметләр белән бәйләп карыйбыз. 2015 ел безнең өчен күренекле идеяләр һәм әһәмиятле вакыйгалар елына әйләнсен! Һәрберебезнең Яңа ел төнендә теләгән теләге кабул, киләсе елда безгә шатлык һәм уңыш, мәхәббәт һәм хөрмәт юлдаш булсын. Яңа елда бәхет һәм муллык һәр өйгә, гаиләгә насыйп булсын!
Яңа ел белән! Яңа бәхет белән!
Айдар Салахов,
муниципаль район башлыгы.