“IT– Чемпион” республика конкурсы тәмамланды. Анда барлыгы 1600 Минзәлә балалары катнашты. Конкурс нәтиҗәләре буенча районның өч укучысы ноутбуклар белән бүләкләнәчәк. Менә аларның исемнәре: Анастасия Муринова (1 нче урта мәктәп), Айдар Галимов (Аю), Илназ Галимов (Аю). Алар конкурсның икенче этабында; ”Иң актив укучы” номинациясендә җиңүче булдылар. “Иң актив мәктәп” номинациясендә Аю гомумбелем бирү мәктәбе җиңеп чыкты, аңа интерактив җиһаз тапшырылачак.