Әтрәкледә быел да бүләкләр тапшырдылар. Бу юлы район башлыгы Айдар Салахов эче күн һәм киез итекләрне хуҗалыкларда эшли башлаган яңа җитәкчеләргә, авыл җирлекләре башлыкларына һәм мәктәп директорларына тапшырды.
Яңа ел алдыннан терлекчелек буенча сөйләшү һәм сыйлану менә күп еллар “Заиковский” хуҗалыгында үтә. Бу - хуҗалык җитәкчесе (ә ул үзе инвестор да) Радик Фәттаховның киң күңеллелеге генә түгел, ә биредәге уңышларны район күләмендә тану дигән сүз. Бер генә факт районда бер сыердан уртача 3500 килограмм сөт сау дык дип шатланып йөргәндә, ул Әтрәкле фермасына җыелган бар халыкка гап-гади һәм символик мәгънәгә ия булган хәбәр җиткерде. Маллар санының бик күп булуын исәпкә алсаң, тулаем савымның прогнозлардан шактый күп булачагын аңлыйсың. Уңыш формуласы бик гади – стабильлек. Җитәкче – үзенең хуҗа икәнен белеп эшли. Хуҗа хисе – иң беренче чиратта – соңгы нәтиҗәләр өчен һәрвакыт җавап бирергә әзер булу дигән сүз. Күршедәге алдынгы тәҗрибәне өйрәнеп, үзеңдә мөмкин булганча эшли белү – шулай ук көчлелек билгесе. Биредә хәтта Калтактагы элеккеге гараж бинасында үгезләр симертелә. Ә мал сатып алырга килүчеләр Әтрәкледән бракка чыгарылган сыерларны тере авырлыкта ки лосын 90 сумнан алып китәләр (үгез ите – 120 сумга җитә).
Ә эшләп алган акча мул итеп хезмәт хакы түләүгә генә түгел, авыл инфраструктурасын яңартуга, мәдәниятны күтәрүгә китә. Авыл үзәгендә корылган үзәк парк әнә шуның ачык билгесе. Бәйрәмнәрне зурлап, күпсанлы кунакларны чакырып үткәрү, сыйлый алу мөмкинлеге дә стабильлек турында сөйли.
акцент
2015 елдан башлап 3000 килограмм сөт бирүче сыерларны иткә җибәрәчәкләрен әйтте. 2017 елда биредә 5000 мең килограмм сөт бирүчән сыерлар гына асралачак.