Җавапка тартылдылар

2014 елның 31 декабре, чәршәмбе

Агымдагы елның шушы чорына коррупциягә каршы тору буенча район прокуратурасы 169 хокук бозу очрагын ачыклаган.

Авыл җирлекләре җирле үзидарә органнарының РФ Бюджет кодексында каралган мәгълүматларны халыкка җиткермәгән чара күрмәвен законсыз дип табу хакында 19 гариза Минзәлә судына җибәрелде, 52 законсыз һәм коррупция факторлары булган хокукый акт кире кагылды, муниципаль хезмәт өлкәсендә булган кимчелекләр өчен районның авыл җирлекләре башлыкларына 15 представление бирелде, 20 вазифаи зат дисциплинар җаваплылыкка тартылды. Коррупциягә каршы тору буенча кануннарны үтәү өлкәсендә ТКХ предприятиеләре җитәкчеләренә карата 3 гариза би­релде, кимчелекләр бетерелде.

Контракт системасы буенча кануннар үтәлеше 8 очракта бозылган, 4 законсыз хокукый акт кире кагылды, бер представление буенча вазифаи зат җаваплылыкка тартылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International