Тәрбиягә һәм опекага алынган ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар өчен ай саен түләнә торган акчалата түләү суммасы арта.
2015 елның 1 гыйнварыннан мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен – 7116 сум, мәктәп яшендәгеләр өчен – 8208 сум, транспортта йөрү өчен – 241 сум булачак. Тәрбиягә бала алган ата-аналарны бүләкләү суммасы 3000 сум булып калачак, педагог һәм медицина белеме булганнарга өстәмә түләү – 2777 сум.
Районыбызның күркәм гаиләләрендә тәрбияләнүче ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар өчен Яңа ел бәйрәмен әзерләүдә һәм үткәрүдә ярдәм күрсәткән Наил Габдуллинга, Егор Юдинга, Ольга Ильинага һәм Балалар иҗат йорты коллективына районның опека һәм попечительлек бүлеге рәхмәт белдерә.