Исәпләре – ел ярымда үтәү

2014 елның 26 декабре, җомга

Минзәлә районы – дәүләт программаларын тормышка ашыруда республикада әйдәп баручы районнарның берсе, диде шушы көннәрдә Минзәләгә эшлекле сәфәре вакытында ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Фәрит Хәнифов.

– Сәфәрнең максаты бик гади – еллык эшләргә йомгак ясыйбыз, – диде Фәрит Мөдәрисович. Алар шәһәрдәге төзелеш объектларында булдылар, быел тапшырылган социаль объектларны карадылар. Аларны район башлыгы Айдар Салахов, райбаш­карма комитеты җитәкчесе Илгизәр Шагалиев, рай­башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше һәм инвестицияләр буенча урынбасары Вәсил Гыйләҗетдинов озатып йөрде.

Иң беренче чиратта кунаклар педкөллияттә булды­лар. Аннары кунаклар дәүләт программасы буенча 260 урынга быел төзелгән «Шатлык» балалар бакча­сы белән таныштылар. Бакча төзелеше белән әлеге микрорайонның инфраструктурасына да үзгәрешләр керде: суүткәргеч трасса сузылды, канализация челтәре үзәккә тоташтырылды, электр энергиясе, газ белән тәэмин итү мәсьәләсе хәл ителде.

– Гыйнвар ахырында җылылык бирелсә, февраль- апрель айларында эчке эшләрне башкарып чыгачак­быз, яңа йортларны июньдә тапшыру планлаштыры­ла, – диде район вәкилләре. Әлеге программа буенча Изыскательләр урамында унсигезәр фатирлы өч йорт төзү темпын арттырырга тәкъдим ителде.

Декабрь аенда районда өч йорт файдалануга тап­шырылачак: икешәр фатирлы ике йорт Яңа Маҗында, ун фатирлы йорт Юртау бистәсендә. Яңа Маҗындагы йортлар тапшыруга әзер, Юртау бистәсендәге йортта эчке эшләр алып барыла, су, электр бар, газ казаннары урнаштырылган, җылылык кушылган. Фатир хуҗалары Яңа елны яңа фатирларда каршылаячак.

Казан кунакларының визиты «Оазис» мәдәни-күңел ачу комплексында дәвам итте. Биредә районыбыз төзүчеләренең 2014 елгы нәтиҗәләре буенча бәйрәм тантанасы булды.

ган объектлар төзелешенә үзләреннән зур өлеш керткән төзүчеләр, белгечләр, җитәкчеләр тырыш хезмәтләре өчен «Төзелеш сыйфаты лидеры», «Балалар бакча­сы – балаларга», «Мәгариф стандарты», «Уңайлылык һәм җылылык йорты», «Шәһәр читендәге тормыш башкала­сы», «Заман белән бергә атлап» номинацияләрендә бүләкләнеп, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының, район башлыгының Рәхмәт хатла­рына, акчалата сертификат­ларга ия булдылар. Шулай ук социаль әһәмияткә ия бул­ган биналарны ремонтлауга һәм төзекләндерүгә социаль өлеш кертүче иминиятчеләр билгеләп үтелде.

Район башлыгы Айдар Са­лахов төзүчеләргә тәбрикләү сүзләре җиткерде:

– Төзүче – иҗат итүче ул. Ел киеренке булды, федераль һәм республика программаларын тормышка ашыру буенча быел төзүчеләргә көн-төн хезмәт ку­ярга туры килде. Иң мөһиме – барлык төзелеш объектларын­да һөнәри осталыкларын кул­ланып, яңа технологияләрдән файдаланып, үзебезнең район төзүчеләре эшли. Яңа елда да яңа объектлар төзелешендә кат­нашып, район-дашларыбызның тормышын яхшыртуга өлеш кертсәк, минзәләлеләрне сөен- дерсәк иде.

ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының берен­ че урынбасары Фәрит Хәнифов Минзәләдә баручы төзелешкә карата фикерен җиткерде:

– Минзәләдәге төзелеш комплексы шаккаттырды. Төзүчеләр дәүләт программа­лары буенча объектларны сый­фатлы итеп төзүгә ирешкәннәр. Кайсы район төзелешне ел саен тотрыклы алып бара, шул районнарга средстволар бүлеп бирелә. Һөнәри осталык, ты­рышлык куеп, минзәләлеләр тарафыннан 5 еллык програм­ма 1,5 елда башкарыла. Теләсә кайсы объектны башкарып чы­гарлык ышанычлы төзүчеләр командасы тупланган. Район җитәкчелеге һәм төзүчеләр киләчәктә дә сынатмаслар дип ышанам.

Республиканың ГИСУ началь­нигы урынбасары Рафар Шаки­ров тантанада катнашучылар адресына үзенең теләкләрен җиткерде, якынлашып килүче бәйрәм белән котлады:

– ГИСУ буенча быел Минзәлә районы 386 млн сум инвестицияләнгән, кечкенә шәһәр өчен бу зур сумма. Республика җитәкчелеге әлеге средстволарның үзләштерелүенә ышана. Яңа төзелешләр район халкына шатлык, бәхет китерсен.

акцент

Перспективада шәһәребез-дә тагын бер балалар бакчасы төзелеше турында кайгыртырга кирәклеген күтәрде район җитәкчелеге. Гражданнарны авария хәлендәге йортлардан күчерү программасы буенча торак төзелешенә безнең район ре­спубликада иң беренче булып кереште. Әлеге программа буен­ча районда 35 йорт төзелә, шуларның 24е – Садак бистәсендә. Садакта төзелүче йортларның барысы да түбә астына кергән, су, электр бар, газ кертү буенча эшләр алып барыла.

Флүрә МУСИНА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International