Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең борчу-мәшәкатьләре, уңышлары хакында газета битләрендә даими язабыз. Игенчелектәге конкрет саннарны хәзер үк әйтергә була, терлекчелекнең прогноз күрсәткечләре дә билгеле. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Юрий Исламов белән әңгәмәбез исә терлекчелектә баручы реформалар хакында.
– Быел Татарстанда Мин-зәлә технологиясе дигән төшенчә телгә керә башлады. Ул нәрсәне аңлата?
– Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов бездә бер айдан алып продуктлы көтүгә кергәнче малларын читлек-ятакларда карау технологиясен кертүне хуплавыннан башланды ул. Бу ятаклар районның күп фермаларында бар хәзер. Бозауларга беренче көннәрдән алып бөртек бирә башлау башка җирләрдә дә бирелә. Мин күп районнарда булып өйрәнеп кайткач, бу технологияне мәҗбүри генә түгел, җитәкчеләрдән бик кырыс сорап кертәбез. Миңа җиңел, чөнки район башлыгы Айдар Салахов яңалыкларның күрсәткечләргә эшләвен күреп тора, шуңа хуҗалыкларда аның авторитетына каршы килә алмыйлар. Технологияләрне бөртекләп язып тормыйбыз. Хәзер бу хакта техникумда курсларда укыган белгечләр генә түгел, бюджет хезмәткәрләре ярдәме белән һәрбер бозау караучы, терлекче аңлый. Алай гына да түгел, бозаулардан тәүлеклек 700 грамм үсеш алган өчен премия алучылар саны арта бара.
– Ноябрь ахырында хуҗалык җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашуда район башлыгы 2015, 2016 елларда сөт иң күп савылган чорда күрсәткечләрне 85-100 тоннага җиткерү бурычын куйды.
– Әйе. Быел 10 июньдә тулаем сөт саву 67 тоннага җиткән иде. Киләсе елга сөт савуның кайсы көнгә туры киләсе билгеле түгел, әмма бурыч – бу сан 85 тонна булырга тиеш.
– 2015 елда кайсы агрофирма вәкилләренә аеруча нык тырышырга туры киләчәк.
– “Мензелинские зори”ның Калинин, Николаевка бүлекчә-ләре һәм “Сөт иле Минзәлә” терлекчеләренә. Бүген иң түбән күрсәткечләр аларда.
– Гаилә фермалары, шәхси хуҗалыклар турында җәелеп торып сөйләшкән юк. Айрат Бариев, Рамил Муллахмәтов, Язкәр Биҗанов һәм башкалар үз фермаларыннан сөт савалар һәм саталар бит. Шәхси хуҗалыкларда да сыерларның баш саны артып килә. Аларның саннары район күрсәткечләренә рейтингка тәэсир итәме соң?
– Дөресен генә әйткәндә, минем аларга сорауларым бар. Дәүләттән ярдәм алгач, район күрсәткечләренә аларның да өлеше булырга тиеш дип уйлыйм. Бу хакта алар белән тәфсилләп 2015 елдан эшли башлаячакбыз.
– Алда торган бурычларны үтәү өчен терлекчеләр, район алдында нинди бурычлар тора соң?
– Максатларга ирешү өчен, 7 программаны тайпылышсыз үтисе була. Беренчесе – бозауларны, таналарны, буаз сыерларны фәкать Минзәлә методы – ятакларда тотарга. Бу юнәлештә Мортыш Тамак, Кадрәк, Калморза, Тәкермән, Николаевка, Наратлы Кичү, Александровка. фермаларында зур эшләр башкарылды. Барлыгы 1,5 мең урын булдырылды, тагын 2,5 мең кирәк.
Икенче. Таналарны һәм буаз сыерларны аерым карауны оештыру. Чөнки аларның рационы бер-берсеннән аерыла. Хәтта буаз сыерларны ашату да 2 этаптан торырга тиеш.Сөт савылмый башлагач 3 атна дәвамында 1 кило фураж һәм печән дә җитә. Бозауларга 3 атна калгач, сыерга 1,5 килограмм пешкән солы, 3 килодан артык фураж һәм борчак (аксым бирә), яисә кукуруз (энергия) сенажы бирергә кирәк.
Өченче. Барлык малларны да тәүлек әйләнәсе су белән тәэмин итү. Су эчерү өчен кеше факторыннан котылып (элеккеге кебек шланг белән су савытларын тутыру) клапанлы система белән, маллар алдыннан су өзелеп тормауга ирешү. Мәсәлән, Мортыш Тамактагы фермада карда эчендәге савытта су хәтта җылытылып бирелә. Бу башка фермаларда да шулай булырга тиеш. Калморза, Югары Тәкермәндә, Николевкада бу системаны кулланышка керттеләр.
Дүртенче. Яңа туган бозауларга икенче көннән 3 ай дәвамында составында солы, арпа, кукуруз, борчак (тарттырылмаган килеш) жмых һәм акбур катнашмасы бирелергә тиеш. Су да икенче көнне үк бирелә башларга тиеш.
Бишенче. Контроль үлчәүне җайга салу. Моның өчен электрон үлчәү кулайрак булачак. Нәтиҗәләрен айга ике тапкыр ясалган стендларга язып барырга.
Алтынчы. Бикәч бозаулар һәм таналарның ай саен исәп- хисабын алып барырга. Бу - көндәлек үсешне 700 граммнан киметмичә, 18 ай эчендә каплатуга әзерләү өчен кирәк. Хуҗалык җитәкчеләренә махсус таблица таратылды. Анда малның яшенә карап ничә килограмм булырга тиешлеге ап- ачык күренеп тора.
Җиденче. Мортыш Тамакта, Калморзада, Тулбай, Гөлек, Николаевка, Наратлы Кичү, Аю фермаларында эшләүчеләр кардаларда ясалган азык өстәленең нык уңайлы булуын, азыкны экономияле тотарга мөмкинлек бирүен күрделәр. Кардада салам өзелеп тормас- ка тиеш. Печән белән дә шулай ук.
темага бер штрих
Тулбай фермасында азык өстәленә сенаж тараткан механизаторның фикерен һәркем колагына киртеп куйсын иде:
– Нигә бу алымны электән үк кулланмадыгыз? Моңарчы әлеге кардадагы малларга 3 рейс сенаж тарата идем, хәзер маллар таптамагач, 2 рейс та бик таман.
Илдус ШАҺИЕВ