2015 елның 1 гыйнварыннан физик затларның күчемсез милкенә түләнә торган салым күләме объектның кадастр бәясенә карап исәпләнә башлый.
Әлеге яңалыкның газета укучыларны да кызыксындыруын истә тотып, без район финанс-бюджет һәм җир-милек палатасы рәисе Ландыш КОНДРАТЬЕВА белән әңгәмә кордык.
– Ландыш Илдусовна, салым күләме объектның кадастр кыйммәтеннән чыгып исәпләнә башлаганга күрә, сүзне дә шуннан, кадастр бәясеннән башласагыз иде.
– Әйе, салым базасы салым исәпләнә торган объектның кадастр бәясеннән чыгып исәпләнәчәк. Кадастр бәясе – ул дәүләт кадастр бәяләве процессында күчемсез милек объектына куелган базар бәясе. Салым базасын билгеләгәндә чигерүләр каралган. Гадирәк әйткәндә, күчемсез милеккә түләнә торган салымның күләмен хисаплаганда һәр объект өчен салым түләнми торган минимум бар. Фатир өчен бу минимум 20 квадрат метр булса, бүлмә өчен – 10 кв.м; торак йортка 50 кв.м кадастр бәясе киметелә. Әйтик, 1 кв.м мәйданның кадастр бәясе 20 мең сум дип алсак, 70 кв.м лы фатирның кадастр бәясе 1 млн 400 мең сумга тигез, шуның 20 кв.м мәйданы чигерелә (400 мең сум). Шулай итеп әлеге фатирның 1 млн сумыннан салым исәпләнә.
– Салымнар буенча үзгәрешләргә бәйле рәвештә шәһәр советының һәм авыл җирлекләренең карарлары район газетасында да бастырылды. Аларда салым ставкалары да күрсәтелгән.
– Чөнки салым ставкалары муниципаль берәмлекләрнең вәкаләтле органнары карарлары белән билгеләнә (РФ Салым кодексының 406 нчы маддәсе). Салым ставкалары торак йортларга һәм торак биналарга карата, составына бер торак бина (торак йорт) керүче бердәм күчемсез милек комплексларына карата; гараж һәм машина-урынга, мәйданы 50 кв.м дан артык булмаган һәм шәхси ярдәмче хуҗалык алып барырга, дача, бакча яки шәхси торак төзелешенә билгеләнгән җир участокларында хуҗалык корылмаларына карата 0,1- 0,3 проценттан артырга тиеш түгел.
Салым ставкалары физик затлар хосусыйлыгында булган милекләренә салым буенча кадастр бәясеннән чыгып салым алына торган оешмалар исемлегенә кергән сәүдә һәм административ-офис объектларга карата, шулай ук кадастр бәясе 300 млн сумнан артып киткән объектларга карата – 2 проценттан, башка төр объектларга карата 0,5 проценттан арта алмый.
– Салым буенча федераль ташламалар сакланамы?
– Әйе, яңа закон буенча пенсионерлар өчен салым ташламалары сакланган, Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм алар дәрәҗәсендәге башка затлар, инвалидлар салымнан азат ителәчәк. Шул ук вакытта ташлама салым түләүче сайлавы буенча һәрбер төрдән бер объектка карата гына (эшмәкәрлек эшчәнлегендә файдаланылмый торган) кулланыла. Шул ук вакытта милекче мәйданы буенча иң зур объектка салым түләүдән азат ителә.
– Бүгенге көндә салым күләме объектның инвентарьлаштыру бәясеннән чыгып исәпләнә. Ә күп кенә объектларның кадастр бәясе, инвентарьлаштыру бәясенә караганда, әлбәттә, югарырак. Димәк, фатирың никадәр кыйммәтрәк булса, аның өчен салым да югарырак булачак. Белгечләр мондый үзгәрешләргә күчү кискен булмаячак, ул этап- лап башкарылачак, ди. Шул хакта аңлатып китсәгез иде.
– Күчү чорына 5 ел вакыт бирелә (2020 елга кадәр). Тик шулай да физик затлар яңа система буенча салымнарны инде 2015 ел нәтиҗәләре буенча 2016 елда ук түли башлаячак. Күчемсез милеккә карата салымны физик затлар елга бер тапкыр түләячәк.
Кадастр бәясенннән чыгып исәпләгәндә салым күләме элек түләнелгән салымга караганда күбрәк булган очракта салымны исәпләүнең махсус тәртибе кулланыла (РФ НК ның 408 маддәсе): беренче елда – элек түләнелгән салымнан артып киткән өлешенә карата 20 процентка арттырып исәпләнә, икенче елда – 40 процентка, өченче елда – 60 процентка, дүртенче елда – 80 процентка. Бишенче елдан салым тулы күләмдә исәпләнә башлый. Исәпләп карыйк: инвентарьлаштыру бәясеннән чыгып исәпләгәндә салым 400 сум тәшкил итсә, кадастр бәясеннән чыгып исәпләгәндә ул 1200 сум булды, ди. Салымның үсеше (артып киткән сумма) 800 сум тәшкил итә (1200 – 400). Беренче елда салым менә шушы сумманың 20 проценты күләмендә арттырып түләнә: 800*20%= 160 сум. Шулай итеп, 2016 елгы салым суммасы түбәндәгечә була: 400+160=560 сум. Икенче елда ул 40 процент арттырыла: 800*40%=320 сум, ягъни 2017 елда түлисе салым 720 сум (400+320=720 сум) тәшкил итә.
акцент
Кадастр бәясе – ул дәүләт кадастр бәяләве процессында күчемсез милек объектына куелган базар бәясе. Шул ук вакытта күчемсез милеккә түләнә торган салымның күләмен хисаплаганда һәр объект өчен салым түләнми торган минимум бар.
Флүрә МУСИНА