Агымдагы елны педагогия көллияте милли кадрлар әзерләү буенча ресурс үзәге статусы алды. Шул мизгелдән уку йортының тормышы, эшчәнлеге үзгәрде. Республиканың төрле районнарыннан бирегә балалар бакчаларыннан тәрбиячеләр агыла башлады. Июль аеннан бүгенге көнгә кадәр татар телен өйрәнү курсларын 321 тәрбияче тәмамлаган. 2014 ел азагына алар саны 500 гә җитәр дип көтелә.
Иртәнге якмы, кичке вакыт дисезме, Минзәлә педагогия көллияте гөрләп тора. Студентлар үз укуларын тәмамлап киткәндә, аларга алмашка нәниләр һәм балалар бакчалары хезмәткәрләре килә.
“Мәктәпкәчә яшьтәге балалар академиясе” биредә җиденче елын эшләп килә. Балалар белән төрле юнәлештә эшлиләр. Телләрне өйрәнүгә аерым игътибар бирелә монда. Бүгенге көндә “Татарча сөйләшәбез” төркеменә 6 бала йөри. Төркемгә төрле яшьтәге һәм төрле милләттәге нәниләр йөри, әмма аларны бер теләк берләштерә, ул – татар телен белү теләге.
– Татарлар безгә килгәч, алар үз телләрендә сөйләшәчәкләр. Безнең аларга “Исәнмесез” дип әйтәсе килер, ничек әйтергә кирәк икәнен белмәсәк безгә оят булачак, – диде Ксения Третьякова. “Татар телен нигә өйрәнергә кирәк?” дигән сорауга һәрбер бала үзенчә җавап бирә, ләкин барысы да бер булып “өйрәнергә кирәк” дип әйтәләр. Тәҗрибәле укытучы Илгизә Хәйруллина әйтүенчә, балаларның бакчада алган белемнәрен ныгыту өчен, яңа материалны үзләштереп алулары өчен төрле алымнар куллана.
– Һәр дәресне бик куркып, дулкынланып көтеп алам, – дип елмаем башлады сүзен Илгизә ханым, – әлеге дәресләр зур әзерлек таләп итә. Һәр баланың үзенчәлеген, яшен, белем дәрәҗәсен күздә тотып эш итәргә туры килә. Программа төзүдә хәзерге балалар укыту-методик комплектларына нигезләнәбез. Дәресне оештыру формаларының да төрлесен кулланабыз, уйнап, җырлап, биеп тә алабыз. Бик күп яңа сүз дә кертеп булмый бер дәрестә, ике-өч яңа сүз өстибез, үткән дәрес материалларын кабатлыйбыз. Монда инде комплектка кергән аудио, видеоязмалар ярдәмгә килә.
Бирегә йөрүче балаларның гаиләләре төрле, кайсысы татар гаиләсеннән, атасы яки анасы гына татар булган гаиләләр бар, хәтта рус теллеләре дә бар. Ә инде монда килгәннәр икән, димәк алар тормыш иптәшләренең, әби- бабаларның милләтен ихтирам итәләр.
Айгөл Сираҗиева:
– Үткән елны кызым инглиз теленә йөрде, быел инде татар теленә бирергә булдык. Үзем дә, иптәшем дә татар, шуңа күрә бала да туган телен белергә тиеш дип уйлыйм. Өйдә күбрәк рус телендә аралашабыз, балалар бакчасында шулай ук рус мөхите.
Николай Третьяков:
– Минемчә бала төрле яктан үсеш алырга тиеш. Моның өстенә, без Татарстан республикасында яшибез, сөйләм дәрәҗәсендә булса да телне белү мәҗбүри минемчә. Мин үзем татар телен белмим, ә менә тормыш иптәшем татар.
Нәниләр белән эш тәмамланганнан соң татар теле укытучылары аларның тәрбиячеләре белән эшләрен башлыйлар.
Елена Заһидуллина курсларга килгән тәрбиячеләрнең берсе. Ул Яр Чаллыда яши, шунда балалар бакчасында эшли дә. Елена татар егетенә тормышка чыккан. Алар иптәше белән ике кыз бала тәрбияләп үстерәләр.
– Тормыш иптәшем һәм аның әтисе балаларны татар теленә өйрәтәләр, ә мин аларны аңламыйм, әлбәттә, бу хәл минем кәефемне төшерә. Бу курсларда белем тупладым дип төгәл әйтә алам, сөйләмдә кулланыла торган гади сүзләрне үзләштердем, – дип сөйләде Елена.
Норлаттан килгән Валентина Квашнина, гомумән, телләрне өйрәнергә теләгем зур, дип сөйләде безгә. Башта ул инглиз телен өйрәнгән, ә инде якыннанрак татар халкының тарихы, гореф-гадәтләре белән танышкач, бу телне дә үзләштерергә дип максат куйган ул үзенә.
– Үз эшемдә миңа даими татар балалары белән эшләргә туры килә. Күпчелек очракларда, алар рус телен белмиләр. Шуңа күрә, беренче чиратта татар теле миңа балалар белән аралашу өчен кирәк, – диде Валентина Сергеевна.
Педагогия көллияте сыман ресурс үзәге татар телен өйрәтүгә алынган икән, алга таба моның нәтиҗәләрен киләчәктә сизәрбез дип өметләнергә кала.
сан
“Мәктәпкәчә яшьтәге балалар академиясе” 2007 елдан бирле эшләп килә. Шушы вакыт эчендә «академия»не 200дән артык бала тәмамлады. Бүгенге көндә биредә 8 төркемгә бүленеп 82 бала шөгыльләнә, алар белән 7 укытучы эшли.